16-нчы августка кадәр кичләрен шәһәр халкы ачык һавада кыска метражлы фильмнар карый һәм алар арасыннан иң яхшыларын сайлый ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Бу көннәрдә Горький исемендәге Казан паркында урам киносы фестивале уза. 16-нчы августка кадәр кичләрен шәһәр халкы ачык һавада кыска метражлы фильмнар карый һәм алар арасыннан иң яхшыларын сайлый ала.
14-нче августка кадәр паркта ике конкурстан тыш альманахны - «Гаилә киносы»н һәм «Яшьләр киносы»н күрсәтәчәкләр. Киносеанслар 19.00 сәгатьтә һәм 20.30 сәгатьтә башланыр, дип планлаштырыла.
15-нче һәм 16-нчы августта Горький исемендәге паркта 16.00 сәгатьтән иҗади һөнәрләр вәкилләренең воркшоплары һәм мастер-класслары оештырылачак, 18.00 сәгатьтән кино күрсәтүләр, кино һәм заманча сәнгать турында лекцияләр һәм дискуссияләр оештырылачак. Конкурста катаншачак кино куелышлары 20.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачыларга яшь Россия режиссерларының 10 кыска метражлы фильмын тәкъдим итәчәкләр. Казанлылар үзләренә ошаган фильмнар өчен тавыш бирә алачак, оештыручылар иң яхшы картиналар өчлеген билгелиячәк.
Фестивальгә һәм киносеансларга керү бушлай. Әмма сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.