В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрне «Яшел фитнес» проекты тренерлары үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 23-нче августта Казанның Горки-Әмәт урманында «Барысы да бии» фестивале узачак. Казанлылар зумба, бачата, хип-хоп һәм латин биюе мастер-классларына кушыла алачак. Дәресләрне «Яшел фитнес» проекты тренерлары үткәрәчәк.
Бәйрәм 16.30 сәгатьтә башлана. Чарада конкурслар һәм призлар уйнату планлаштырылган. Мастер-классларда катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.