В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 9 нчы июльгә планлаштырылган, керү ирекле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). 9 нчы июльдә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында стрит-арт фестивале узачак. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшүсмерләр арт-объектлар ясаячак, ә барлык теләүчеләр ачык чараларда – лекцияләр, мастер-класслар һәм брейк-данс буенча ярышларда катнаша алачак.
Фестиваль 11:00 сәгатьтә бульвар амфитеатрында башлана. Бу вакытта катнашучылар Казаннан, Чебоксар һәм Нефтекамскидан тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә алга таба Казан паркларына куелачак арт-объектлар булдыруга керешәчәк.
14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр заманча яшьләр юнәлешләре турында лекция тыңлый һәм кыска метражлы фильмнар карый алачак.
16:00 сәгатьтә бәйрәм кунаклары өчен Казан диджее Albert B.L.А. үз сетын уйнаячак, шуннан соң шәһәр халкы диджей пульты белән идарә итәргә өйрәнәчәк. Мастер-класс 17:00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, 16:00 дән 18:00 гә кадәр баскетбол мәйданчыгы янында шәһәрлеләр брейк-данста ярыша алачак.