Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 10:52

Казанда «СоТворение» фестивалендә 57 мең кеше һәм шәһәр кунаклары булды

Туры трансляцияне 30 меңнән артык кеше караган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Узган ялларда «СоТворение» халыкара музыкаль фестивалендә 57 меңгә якын кеше һәм Казан кунаклары булды, шул ук вакытта туры трансляцияне 30 меңнән артык кеше караган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Вакыйга, чыннан да, грандиоз булып чыкты. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аны даими рәвештә ясарга тырышачакбыз дип юкка гына әйтмәде. Шунысы игътибарга лаек, «СоТворение» белән параллель рәвештә тагын берничә зур чара узды: «НУР» медиасәнгать фестивале, «ЛитЛето» әдәби фестивале, мөселман киносы фестивале. Ял көннәрендә башкаланың тормышы туктаусыз кайнап торды», – дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фестивальдә сигез ил вәкилләре катнашты: Россия, Һиндстан, Әрмәнстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мали, Бразилия, Төркия. Ике сәхнәдән музыка 16 сәгать дәвамында нон-стоп буларак яңгырады. «СоТворение»да 150 музыканттан 26 коллектив чыгыш ясады, аларның күбесе Казанда беренче тапкыр булган. Бу чараны оештыруның катлаулылыгы техник җиһазландырудан гыйбарәт иде, бу хакта күптән түгел KZN.RU хәбәр итте.

«Фестиваль мөһим белем бирү юнәлешен дә үз эченә алды, күп кенә артистлар беренче тапкыр татар мәдәнияте турында белделәр, үзара аралаштылар һәм мөһим мәдәни диалог кордылар», – дип уртаклашты Азат Абзалов.

Ике көн рәттән «СоТворение» фестивален Казанның «The Road» рок мәктәбен ачты. Азат Абзалов сүзләренчә, алар өчен мондый мәйданчыкта чыгыш булачак иҗади уңышлар өчен мөһим ярдәм булачак. Шулай ук фестиваль тәмамланганнан соң егетләр янына «КИНО» легендар төркеменнән соло-гитарачы Юрий Каспарян килде. Ул үзенең музыка карьерасы тарихы белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм балалар белән бергә төркемнең бер хитын башкарды.

«СоТворение»ның беренче көнендә тамашачылар Rehmat-e-Nusrat коллективы иҗаты аша Борынгы Һиндстан тарихы белән таныша, Көньяк Африка җырчысы Nomfusiның катлаулы тормыш тарихын тоя, Артур Исламовтан татар рогын ишетә һәм кабат «Мураками» төркеме белән очраша алды. Рок-сет кунакларын Кытайның Drunk Band төркеме җылытты һәм Антон Беляевның Therr Maitz нокта куйды.

Икенче көнне сәхнәгә Россиянең «Хуун-Хуур-Ту» коллективы гадәти булмаган бугаз җырлавы белән чыкты, энергияле атмосфераны якты бразилияле Жоао Сельва бүләк итте, ә фестивальнең яшь тамашачылары Пензаның «Космонавтов нет» төркеменә һәм «Антоха МС» реперына кушылып җырладылар. Кытайның DaWangGang башкаручысы этник мотивларны сайлады, градусны кичәнең хедлайнерлары – Найк Борзов, The Hatters һәм, әлбәттә, «КИНО» төркеме күтәрде.

«Без казанлыларны һәм шәһәр кунакларын төрле халыклар, илләр һәм континентлар мәдәниятләре белән таныштырырга тырыштык. Фестиваль үз үсешен алыр һәм киләсе елда да шулай ук матур үтәр дип ышанам!» ­– дип йомгаклады Азат Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 11.09.2023
Видеорепортаж
11.09.2023 11:17
Казанда «СоТворение» фестивален 57 меңгә якын кеше караган
Барлык яңалыклар