В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, халык уеннары һәм концерт
19 августта Урицкий исемендәге парк «Алма спасы» XI славян мәдәнияте фестивален кабул итәчәк. Кунакларны һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, халык уеннары һәм иҗат коллективларыннан концерт көтә.
Бәйрәм мәйданчыгы 11:00 сәгатьтә ачылачак. Бу вакытта һөнәрчеләр ярминкәсе эшли башлаячак, анда шәһәр халкы һәм кунаклары автор текстиль курчаклары һәм саклагычлар, кулдан эшләнгән агач һәм күннән эшләнмәләр сатып ала алачак. Ә мастер-классларда кунакларны сәйлән беләзек һәм челтәрләр үрергә, саклык курчаклары ясарга һәм агачтан истәлекле бүләкләргә бизәк төшерергә өйрәтәчәкләр.
12:00 дә концерт башлана. Тамашачылар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу Птичкин исемендәге хор, Белоусов казак ансамбле, «Волжанка» ветераннар хоры. Сәхнәгә Татарстанның башка почмаклары вәкилләре дә күтәреләчәк: Әлмәттән «Рябинушка» вокаль ансамбле, Биектау районыннан «Веснянка» халык ансамбле, Лаеш районыннан «Каравон» фольклор ансамбле.
Программада шулай ук әйлән-бәйлән уйнау, «Гөрләвек» уены һәм «Яблочко» уен-биюе, авыл көнкүреше почмагы торгызылган фотозона һәм самовардан чәй.
Славян мәдәнияте фестивале «Мәскәү» мәдәни үзәге инициативасы белән үткәрелә, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.