Программага спорт, гаилә узышлары һәм костюмлы узыш кертелгән. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак
Иртәгә Казанда Кабан күлендә «Сапкультура» фестивале узачак. Анда 300 дән артыграк шәһәрле катнашачак. Программада спорт, гаилә узышлары һәм костюмлы узышлар көтелә.
Тамашачыларны байдарка һәм каноэда ишү буенча Ишкәкле спорт төрләре үзәге спортчыларының күрсәтмә чыгышлары көтә. Ә су шоуында райдерлар зур «сап-драконнар» – сигез урынлы серфинг такталарында чыгыш ясаячак. Үз осталыкларын электрогидрофойлда профессионаллар һәм виндсерферлар да күрсәтәчәк. Музыкаль бизәлеш диджей Bubblegumнан булачак.
Спорт узышында ераклык 200 метрны тәшкил итә, катнашучыларга аны вакытка узарга кирәк булачак. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Узыш 8:00 сәгатьтә башлана.
Рәсәйдә Гаилә елына багышланган гаилә узышлары күңелле стартлар форматында узачак. Бер сапта ике генә гаилә әгъзасы – ике олы кеше яки бала белән бер олы кеше – булырга мөмкин. Узышларга теркәлү сылтама буенча, ул 10:00 сәгатьтә башлана.
Узышның соңгы форматына милли киемнәр яки татар әкиятләре геройлары костюмы кирәк булачак. Болай фестивальне үткәрү урыны – Иске Татар бистәсе – ассызыклана. Костюмлы узыш 11:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү кирәк.
Барлык узышларның да катнашучылары кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Алар «Иң тиз сапбордчы», «Иң яхшы миили кием», «Иң тиз гаилә», «Костюм от-кутюр» һәм «Иң эффектлы костюм» номинацияләрендә билгеләнәчәк.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярышларны уздыру урынында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен коткаручылар һәм инструкторлар эшләячәк. Кабан күле махсус калкавычлар белән чикләнәчәк.
Фестивальнең оештыручылары: ТР серфинг федерациясе, парклар һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы ярдәме белән, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.