Катнашу өчен гаризаларны 1 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен реабилитация программаларының "Другие" V фестивале узачак. Ул Идел буе федераль округында тернәкләндерү хезмәтләре системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Фестиваль психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен профессиональ платформа булдыра.
Фестиваль кысаларында халыкара тернәкләндерү программалары форумы, һөнәрчелек, сынлы сәнгать һәм инклюзив иҗат ярминкәсе, тернәкләндерү өлкәсендә волонтерлар программалары бәйгесе, психик сәламәтлекне саклау өлкәсендә социаль җаваплы предприятие исеменә бәйге, шулай ук рәссам-аутсайдерлар күргәзмәсе узачак.
Фестиваль эшендә психосоциаль тернәкләндерү һәм психик сәламәтлекне саклау өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экспертлары катнашачак. Алар арасында коммерцияле булмаган оешмалар, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать, физик культура һәм спорт системалары учреждениеләре, социаль юнәлешле коммерция оешмалары, шулай ук федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм волонтерлар бар. Чарада катнашу шартлары белән проектның рәсми сайтында һәм нигезләмәдә танышырга мөмкин. Гаризалар 1 мартка кадәр электрон почта аша кабул ителә: poluboyarinov@mental-health-russia.ru. Гариза формасын монда алырга була.
Чара "Сәламәтлек индустриясе. Казан" 24-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында уза һәм традиция буенча Бөтендөнья психик сәламәтлек көнен бәйрәм итүгә багышланган. Ел саен чараның географиясе Россиянең билгеле бер регионын үз эченә ала, анда психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларны сыйфат һәм күләм ягыннан тикшерү үткәрелә. Тикшеренү нәтиҗәләре фестивальнең рәсми каталогында дөнья күрә.
Проект Россия Психиатрлар җәмгыяте, Россия психология җәмгыяте, Бөтенроссия профессиональ психотерапевтик лига һәм КДМУ психик сәламәтлеге проблемаларын тикшерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Фестиваль үзе 9 октябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узачак.