Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2024, 17:05

Милли музыка фестивале, спектакль һәм подкаст: татар телен өйрәнү буенча иң яхшы проектлар билгеле булды

«Үз телем» Казан конкурсында җиңгән алты кеше үз фикерләрен тормышка ашыру өчен үзара 2 млн сум бүлеште

«Үз телем» конкурсында татар телен өйрәнү буенча проектларның алты авторы җиңүче булды. Алар үзара 2 млн сум бүлештеләр – акчалар идеяләрне тормышка ашыруга юнәлдереләчәк. Җиңүчеләрнең исемнәрен мәгариф хезмәткәрләре йортында әйттеләр.

Иң яхшы проектлар арасында Динара Фәйрушинаның татар телендә балалар белән шөгыльләнү өчен логопедик ярдәме, Айдар Ниязовның Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале, Гөлнур Фәхруллинадан балалар өчен микробиология турында «Сәлам, микроб!» исемле фәнни китап. Жюри шулай ук Алсу Мансурованың «Кайнатма» подкастын, Зөләйха Камалованың «Барсиклар гаиләсе» диджитал-комиксын һәм Булат Гатауллинның «Шайтан һәм аның кызы» әкиятенә нигезләнгән спектаклен билгеләп үтте. Санап үтелгән проектлар ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылачак.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, ТНВ телеканалы башкарма директоры Лилия Кадыйрова, «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, журналист, телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова һәм башкалар конкурсның жюри әгъзалары булган.

Конкурста катнашу өчен 70тән артык кеше гариза биргән, шуларның 17се финалга үткән. Быел беренче тапкыр идеяләрне мәктәп укучылары һәм студентлар тәкъдим итә алды.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Үз телем» конкурсы 2021 елда оештырылган иде. Аның максаты — балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм милли татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектлар булдыру һәм аларны алга җибәрү.

Барлык яңалыклар