Чыгышлар Тимер юлчылар мәдәният сарае мәйданчыгында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестиваль сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә актив тормыш позициясен формалаштыруга һәм иҗади үсеш мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, катнашучылар җыр башкарырга яки биергә, шулай ук нәфис сүз, музыкаль уен коралы сәнгате һәм оригиналь жанр кебек юнәлешләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алалар.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Проект 2020 елның сентябреннән гамәлгә ашырыла, ә агымдагы елның мартында ул фестивальне бөтенроссия дәрәҗәсендә уздыруга «Татнефть» хәйрия фондыннан грант ярдәме алды. Читтән торып катнашу этабына бөтен илдән 540 заявка бирелде. Йомгаклау этабы өчен фестивальнең гала-концертында күрсәтәчәк 150 дән артык номер сайлап алынды.