Концертны рекордлы санда кеше карады.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Кичә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узган «Казан көзе» XII Халыкара опера фестивалендә 20 меңнән артык кеше булды. Чараны уздыру тарихында быелгы тамашачылар саны рекордлы булып тора.
Фестиваль кунаклары алдында Татарстанның Дәүләт академия симфоник оркестры музыкантлары белән бергә Россиянең һәм ТР атказанган артисткасы Аида Гарифуллина чыгыш ясады. Сәхнәдә Дж.Пуччини, А.Дворжак, Ф.Шуберт, П.Чайковский, Ф.Яруллин, Р.Ахиярова һәм Э.Низамов әсәрләре башкарылды. Оркестр белән РФ һәм ТР халык артисты, шулай ук фестивальгә нигез салучы Александр Сладковский дирижерлык итте, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Казан көзе» Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәрен бәйрәм итүгә багышланган чараларның берсенә әйләнде. Кичә шәһәрдә Tat Cult Fest, TatFuture, «Милли кием» һәм башка фестивальләр узды. Ә «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда Ваня Дмитриенко, Uma2rman һәм Yuki төркемнәре чыгыш ясады.