В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Артистлар чыгышы, лекцияләр һәм мастер-класслар расписаниесен эләбез
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Горький исемендәге паркта 12 нче августта «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачак. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын зур музыкаль программа, лекцияләр, кинокүрсәтүләр һәм күп катлы тукыма паннолары күргәзмәсе көтә.
Тамашачыны җәлеп итүнең төп ноктасы музыкаль сәхнә булачак. Анда Татарстаннан һәм Идел буеның башка шәһәрләреннән артистлар чыгыш ясаячак. Җырчы Сюзанна (Мәскәү) һәм Settlers (Санкт-Петербург) төркеме хедлайнерлар булачак.
Чыгышлар расписаниесе:
12:00 дән 12:40 ка кадәр – «Тылобурдо кошы» (Удмуртия);
12:50 дән 13:20 гә кадәр – Murt udmurt (Удмуртия);
13:30 дан 13:40 ка кадәр – «Суларга» (Татарстан);
13:45 тән 14:15 кә кадәр – qaynar (Татарстан);
14:20 дән 14:50 гә кадәр – Айдар Исхаков (Башкортстан);
15:20 дән 16:05 кә кадәр – «Ойме» (Мордовия);
16:15 тән 16:45 кә кадәр – Biroka (Татарстан);
16:55 тән 17:25 кә кадәр – Альбина Фәйзуллина;
17:30 дан 17:50 гә кадәр – Marat Taturas;
18:00 дән 18:30 га кадәр – «Ярды» (Чувашия);
18:40 тан 19:20 гә кадәр – Tyagotenie (Самара, Идел буе немецлары);
19:30 дан 20:30 га кадәр – Setlers (Санкт-Петербург);
20:40 тан 22:00 гә кадәр – Сюзанна (Мәскәү).
Фестивальдә шулай ук һөнәрчеләрдән кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе дә эшләячәк. Анда катнашучылар арасында Оmla (Чебоксар), Matrushke (Казан), Sultan (Казан), «Тузбаш» (Казан), Tatar ornament (Казан), «Айым» (Уфа), «Питыран» (Игра, Удмуртия), Drugaya.brand (Уфа), Yafrac (Казан), «ТапТаман» (Уфа), My Rivayat (Казан) һәм Azari (Ижевск) бар.
Балалар зонасында күн эше, җепләрдән беләзек үрү һәм агач фигураларны бизәү буенча мастер-класслар планлаштырылган.
Мастер-класслар расписаниесе:
13:00 дән 13:20 гә кадәр – үрелгән беләзек /«Читекләр» брелогын ясау;
13:30 дан 13:50 гә кадәр – «Лалә» брелогын /агач ат бизәү;
14:00 дән 14:20 гә кадәр – үрелгән беләзек /«Читекләр» брелогын ясау;
14:30 дан 14:50 гә кадәр – «Лалә» брелогын /агач ат бизәү;
15:00 дән 15:20 гә кадәр – үрелгән беләзек /«Читекләр» брелогын ясау;
15:30 дан 15:50 гә кадәр – «Лалә» брелогын /агач ат бизәү;
16:00 дән 16:20 гә кадәр – үрелгән беләзек /«Читекләр» брелогын ясау;
16:30 дан 16:50 гә кадәр – «Лалә» брелогын /агач ат бизәү;
17:00 дән 17:20 гә кадәр – үрелгән беләзек /«Читекләр» брелогын ясау;
17: 30 дан 17:50 гә кадәр – «Лалә» брелогын /агач ат бизәү;
Лекцияләр расписаниесе:
13:00 дә КФУның Этнографик музее мөдире, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Әнвәр Мингалиев чыгыш ясаячак.
15:00 дә «Мәдәни кодны яңадан аңлау: кан чакыру яки тренд» темасына ачык дискуссия башлана.
17:00 сәгатьтә Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» психологик этно-триллерын махсус күрсәтү оештырылачак. Тамашачылар аның белән кинокартина буенча фикер алыша алачак.
Моннан тыш, Горький исемендәге паркта күп катлы тукыма паннолары күргәзмәсе ачылачак, килүчеләр Идел буе халыклары орнаментлары белән таныша алачак. Проект авторы – архитектор-дизайнер Эльмира Низамиева.
Фудкорт зонасында кунаклар Идел буе халыкларының милли һәм җайлаштырылган кухнясы ризыкларыннан авыз итә алачак.
«Итил» – ел саен төрле сәнгать юнәлешләре аша Идел буе мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы һәм күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә алмашу өчен мәйданчык. Фестиваль өченче тапкыр узачак. Мәсәлән, узган ел анда 10 меңнән артык кеше булган, ә хедлайнерлар – «Аигел» электрон дуэты, Тина Кузнецова һәм Юрий Усачев (Zventa Sventana проекты).