Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2022, 11:12

«Шәмаил-арт» ислам сәнгате фестивале 32 останы берләштерәчәк

Экспозицияләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясының өч катында да урнашачак.

Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июль). 28 нче июльдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Шәмаил-арт» икенче ислам сәнгате фестивале ачыла. 32 рәссам һәм осталарның эшләрен үз эченә алган экспозицияләр галереяның өч катында да урнашачак.

Фестиваль эчендәге беренче проект – «Традицияләр һәм инновацияләр» – фестивальдә катнашучы рәссамнарнең заманча гарәп-график сәнгатен, каллиграфиясен, шәмаилләрен берләштерәчәк.

Гомуми экспозициядә XX гасыр башындагы басма шамаильләр коллекциясенә (Мәскәү) һәм узган гасыр халык осталарының пыялада ясалган шәмаилләре музей җыелмасына зур урын бирелә. Алар арасында халык остасы Бикмуратов Габделхак хәзрәтнең (Шәле авылы, 1927-2015) шәхси җыелмаларда сакланган уникаль коллекциясе дә бар (10 га якын шәмаил). Бу проект «Башта сүз булган» дигән исем алган.

Фестиваль кысаларында «Фадлан юлы» проекты– Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган рәссамы Ринат Миннебаев (Мәрҗани фонды коллекциясе, Мәскәү) эшләре күргәзмәсе тормышка ашырылачак. Шулай ук Казанда беренче тапкыр Санкт-Петербургта яшәүче Россиядәге танылган антрополог-галим, Al Maqam фәнни һәм мәдәни проектларны үстерү фонды директоры Игорь Панковтан «Ходайга юл» дигән уникаль видеопроект күрсәтеләчәк.

Ислам сәнгате фестивален ачу тантанасы 17:00 сәгатьтә була. Бу көнне 18:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр өчен керү ирекле булачак.

Фестиваль экспозицияләрен 25 нче сентябрьгә кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, беренче ислам сәнгате фестивале 2021 елда ТР Дәүләт
сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында узды.
Барлык яңалыклар