В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада - лекцияләр, семинарлар һәм башкалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 8-нче июньнән 17-нче июньгә кадәр Казанда онлайн-форматта «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестивале узачак. Программада - лекцияләр, семинарлар һәм башкалар. Германия, Колумбия, Польша һәм Россиянең мәдәният өлкәсендәге театр сәнгате һәм менеджментның әйдәп баручы белгечләре һәм эшлеклеләре фестиваль-форум педагоглары булачак.
Фестивальдә катнашучылар өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры актеры һәм режиссеры сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театр тәнкыйте, театрның әдәби һәм сәнгать-кую өлеше эше буенча дәресләр үткәреләчәк.
15-17 июньдә фестиваль кысаларында театраль белемнең яңа киңлекләре турында «Вызовы разума» фәнни онлайн-конференциясе узачак. Бөтен дөньядан театр педагоглары, экспертлар һәм практиклар пандемия шартларында педагоглар алдында торган яңа мәсьәләләр, шулай ук тиз үзгәрә торган чынбарлык шартларында театраль белемне үстерү перспективалары турында фикер алышачак.
Форумга кушылган һәркем «Нәүрүз» VI Халыкара театраль-белем бирү фестивале катнашучысы сертификаты алачак.
Фестивальдә катнашу өчен гариза җибәрергә һәм 5-нче июньгә кадәр сайтта теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.