Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2019, 13:44

«Казан фанфаралары» фестивале Россиянең иң яхшы туристлык вакыйгаларының берсе буларак танылды

Татарстанның тагын ике проекты вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 милли премиясе гран-приен алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). «Казан фанфарлары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында мәдәният өлкәсендә иң яхшы туристлык вакыйгаларының берсе дип танылды. Фестиваль 15-17-нче ноябрьдә Самарада узган Russian Event Awards-2019 Вакыйгалы туризм өлкәсендәге милли премия нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.

Финалда Татарстаннан ике проект гран-прига лаек булды. Алабугада узган Спас ярминкәсе халык традицияләрен һәм һөнәрчелеген популярлаштыру буенча иң яхшы туристлык вакыйгасы булды. «Туган авылымда тегермән» интерактив мәйданчыгы туристлык вакыйгасының иң яхшы интерактив программасы буларак гран-прига ия булды, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты.

Конкурста Татарстаннан барлыгы 13 проект катнашты. Туристлык чарасын уздыру өчен музей-күргәзмә комплекслары арасында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы иң яхшысы (1 нче урын) дип табылды. Туристлык вакыйгасының иң яхшы интерактив программасы буларак Казанда «Әкият шәһәрчеге» сайланды (2 нче урын).

Барлык яңалыклар