Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2019, 12:54

«Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале сигез мәйданчыкта узачак

Музыкантлар Казан халыкара аэропорты бинасында беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 8-11-нче август көннәрендә Казанда «Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале узачак. 8 мәйданчыкта Россия, Казахстан һәм Болгариянең танылган оркестрларыннан 700-дән артык музыканттан торган 19 коллектив үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Фестивальнең төп мәйданы - Казан Кремле, анда ачылу һәм ябылу тантаналары, плац-концерт һәм ике концерт көне узачак.

Узган елдагы кебек үк, концертлар Казан паркларында һәм скверларында узачак. Оркестрлар үз иҗатларын беренче тапкыр Горки-Әмәт урманында тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, концертлар Казан халыкара аэропорты бинасында узачак. Шулай ук тәүге тапкыр концертларның берсе Биектау станциясендә булачак.

Әйтик, 8-нче август 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр музыкантларны Казан Кремленең Пушечный дворында, 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Горки - Әмәт урманында тыңларга мөмкин булачак, шул ук вакытта оркестр Биектау районында урнашкан Биектау станцияендәге Үзәк скверда (администрация бинасы янында) уйнаячак.

9-нчы август 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Бауман урамы буенча оркестрлар йөриячәк, 15.00 сәгатьтә музыкантлар Беренче Май мәйданында төзеләчәк, 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр оркестрлар Казан Кремленә үтәчәкләр, 16.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр Кол Шәриф мәчете мәйданында фестивальне ачу тантанасы узачак, шул ук мәйданда 16.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр плац-концерт узачак.

10-нчы август 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр музыкантлар Казан халыкара аэропортында чыгыш ясаячак, 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр оркестрны Казан Кремленең Пушечный дворында тыңларга мөмкин булачак, 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр музыкантлар «Крылья Советов» паркында чыгыш ясаячак.

11-нче август 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр оркестрлар Урицкий һәм «Черек күл» исемендәге паркларда чыгыш ясаячак, 13.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр музыкантлар Бауман урамыннан узачак. 15.30 сәгатьтә музыкантлар Беренче Май мәйданында тезеләчәк, 15.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр Казан Кремле буенча узу планлаштырыла. 16.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кол Шәриф мәчете мәйданында фестивальнең ябылу тантанасы узачак.

Исегезгә төшерәбез, 9-нчы һәм 11-нче августта, оркестрлар кәрваны узган вакытта Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Узган ел фестиваль чараларында 90 меңнән артык тамашачы булды.

Барлык яңалыклар