Горки-Әмәт урманында бүген 13:00 сәгатьтә «Зур гаилә пикнигы» фестивале башлана. Шәһәр халкын һәм кунакларын мастер-классларга, психологлар белән очрашуларга, белем бирү лекцияләренә, «тиз танышулар»га, шулай ук BEKU артисткасы, TEDX кавер-төркеме һәм DJ Bubblegum катнашында концерт программасына чакыралар.
«Активлыклар» мәйданчыгында гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, балалар һәм яшүсмерләр өчен уен зоналары, шулай ук «Ышаныч» үзәге психологлары белән очрашулар узачак. Беренче тапкыр «Аудио психолог» проекты тормышка ашырылачак, анда теләгән һәркем киеренкелекне бетерүгә ярдәм итә торган аудиоаффирмацияләрне тыңлый алачак.
Лекцияләрне
«Лекторий» белем бирү зонасында үткәрәчәкләр. Россиянең «Знание» («Белем») җәмгыяте спикеры Маргарита Филатова-Сафронова «Гаилә аралашуы: ишетергә һәм ишетелергә» дигән темага очрашу үткәрәчәк, ә «Ышаныч» үзәге педагог-психологы Гүзәл Хөснетдинова балаларга һәм өлкәннәргә борчылуларны ничек җиңәргә кирәклеге турында сөйләячәк. «Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» пиар-белгече Дания Заһидуллина 2025 елда балалар оешмаларының SMM һәм PR үсеше турында сөйләшәчәк.
Монда ук «тиз танышулар» планлаштырылган. Киләчәк тормыш иптәшен эзләүчеләр керү юлында яшел беләзек алачак. Әгәр дә алар арасында бер-берсенә ошату барлыкка килсә, алар шулай ук яшел беләзек булган башка катнашучылар белән таныша алачак.
Фестивальнең
төп сәхнәсендә Казан диджейлары, кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр өчен 14:00 сәгатьтә зумба үткәреләчәк, ә 15:00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре катнашында концерт программасы башланачак. 17:00 дә сәхнәгә фестивальнең хедлайнерлары – TEDX кавер-төркеме, BEKU артисткасы һәм Dj Bubblegum чыгачак.
Фестивальдә шулай ук базарлар эшләячәк, анда Казанның 30 остасы һәм үзмәшгульләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Казанлылар балалар өчен йомшак уенчыклар, бизәнү әйберләре һәм кием-салым сатып ала алачак.
«Зур гаилә пикнигы» икенче тапкыр узачак һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланачак.