В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда иң массакүләм йөгереш 3 км дистанциягә оештырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). «Милләтләр кроссы» һәм Казан ярыммарафонын беренче тапкыр берләштергән йөгерү фестивале Татарстан башкаласында «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә узды.
Гадәттәгечә, Казанда иң массакүләм йөгереш 3 км дистанциягә оештырылды. Аны 20 меңнән артык казанлы йөгереп үтте. Алар арасында - мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре.
«Милләтләр кроссы» программасына, гадәттәгечә, ГТО нормативлары буенча 2 һәм 3 чакрымга йөгерешләр керә. Шулай итеп, егетләр арасында Искәндәр Кәбиров иң яхшысы булды, ә кызлар арасында – Анастасия Вилохина.
Җитәкчеләр арасында 2 км дистанциягә йөгерүдә беренче урынны ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Юлия Әдгамова һәм ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеш министры Айрат Харуллин яулады.
Профессиональ йөгерүчеләр Казан ярыммарафоны өчен хас булган ерак араларны сайлаганнар. Монда 10 км дистанциядә иң яхшы нәтиҗәне 30 мин. 38 секунд белән Антон Тингаев һәм 34 мин. 11 секунд белән Екатерина Ивонина күрсәттеләр. Ярыммарафон дистанциясен (21 км) ир-атлар арасында минималь вакыт – 1 сәгать 8 мин. 58 секунд белән Алексей Александров, хатын-кызлар арасында 1 сәгать 15 мин. 50 секунд белән Анастасия Слепнева йөгереп үтте.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы кубоклары, медальләре һәм дипломнары белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.