Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2019, 09:24

Яңа сезонда «Гринландия» автор җыры фестивале Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

Фестиваль кысаларында читтән торып үткәрелә торган конкурсның беренче туры 2019 елның 15-нче ноябреннән 2020 елның 15-нче мартына кадәр узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Яңа сезонда «Гринландия» автор җыры фестиваленең җыр-шигырь конкурсы «Мин яратам сине, тормыш!» девизы астында үтәчәк һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Конкурста сүз һәм музыка авторлары, башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша ала.

Быел читтән торып уздырыла торган конкурс ике турда үткәрелә. Беренчесе агымдагы елның 15-нче ноябреннән 2020 елның 15-нче мартына кадәр уза. Аның нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары икенче турда катнашучыларны сайлаячак, ул дипломантларны, лауреатларны һәм читтән торып үткәрелгән конкурста халык җиңүчесен билгеләячәк.

Конкурсның турыдан-туры этабы биш номинация буенча узачак: «Уртак конкурс», «И.Д.Кобзон репертуарындагы җырлар», «Күңел белән яшь» һәм «Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр». Сезонныж яжалыгы булып «Мәктәп остаханәсе» торачак, анда 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, шулай ук «Гринландия» фестиваленең төп сәхнәсенә автор җыры мэтрлары белән бергә чыгу мөмкинлеге биреләчәк.
Конкурсның барлык шартлары белән танышу һәм гариза бирү өчен «Гринландия»нең https://grinlandia.ru/ рәсми сайтына яки vk.com/grinlandiakirov социаль челтәрләренә керергә кирәк.

Искәртеп узабыз, узган ел Иосиф Кобзон исеме бирелгән «Гринландия» фестивале ел саен июль аеның өченче ял көннәрендә Киров өлкәсенең Быстрица елгасы ярында үткәрелә. Автор җырларын яратучылар белән беррәттән биредә Александр Розенбаум, Олег Митяев, Сергей Трофимов кебек жанр осталары чыгыш ясый.
Узган сезонда конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Россиянең 74 төбәгеннән һәм 21 чит илдән авторлар һәм башкаручылар катнашты, ә «Гринландия»нең рәсми сайтында читтән торып үткәрелгән конкурс лауреатлары өчен 25 меңнән артык кулланучы үз тавышларын бирде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар