В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэриясе ярдәмендә "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясе оештырган лекцияләрне 1,5 меңнән артык казанлы карады.
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Ксения Швецова). "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясе эше нәтиҗәсендә көздән башлап Казанда Толстой елы кысаларында "Толстой укулары" уза. Бүгенге көндә аларда 1,5 меңнән артык Казан укытучысы, китапханәчеләре һәм югары сыйныф укучылары булды, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
"Толстой укулары" кысаларында танылган Россия һәм чит ил язучылары һәм филологларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм гуманитар фәннәр белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучылары өчен бушлай лекцияләре уза.
Проект 2 октябрьдә старт алды, "Ленин" мәдәният сараенда танылган америка слависты, философия докторы, профессор Ирвин Вайль – рус әдәбияты буенча дөньякүләм әйдәүче белгечләрнең берсе ачык лекция белән чыгыш ясады. Профессор Вайль Казан укучылары һәм аларның укытучылары белән рус әдәбияты әсәрләренә карашлары, Толстой, Достоевский, Горький һәм Чуковский иҗатларын аңлавы белән уртаклашты.
12 ноябрь көнне Казан әдәбият сөючеләре алдында язучы Владислав Отрошенко, рус классикасының бөек әсәрләре тууны озата барган серле хәлләр турында китаплар авторы чыгыш ясады. Ул Аксенов йортында һәм "Калитка" әдәби кафесында укучылар белән очрашулар үткәрде.
"Толстой укулары" иртәгә дәвам итәчәк. А.Абзалов билгеләп үткәнчә, 27 ноябрьдә "Казан" милли-мәдәният үзәгендә "Толстой укулары" кысаларында Фекла Толстая лекциясе узачак, аның чыгышының темасы – "Цифрлы чорда Толстой". Фекла Толстая - журналист, телетапшырулар алып баручы, Мәскәүдәге Лев Толстой дәүләт музееның үсеш бүлеге мөдире, язучының эшен цифрлы фотматка күчерү һәм аның иҗатын популярлаштыру буенча проектлар авторы. Ул Л.Толстойның икенче улы Илья Львович линиясе буенча оныкчыгы булып тора.
"Толстой укулары" әдәбият укытучылары һәм аларның укучылары өчен кызыклы һәм файдалы булыр һәм илебез әдәбиятын тирәнтен өйрәнү өчен яхшы мотивация булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте Азат Абзалов.
"Проект яхшы килеп чыкты, укытучылар өчен бу - көндәлек кысалардана чыгу, үзенең күзаллауларын киңәйтү, үз фәнен яңарту мөмкинлеге", - дип хуплады Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.
Исегезгә төшерәбез, "Толстой укулары" "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясе кысаларында оештырылган. Чаралар Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән уздырыла.