Бөек язучының оныкчыгы Казан педагогларына бабасының әсәрләрен диджитальләшүе турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU 27-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Лев Толстойның оныкчыгы Фекла Толстая Казанның рус теле һәм әдәбияты укытучыларына бөек язучының әсәрләре цифрлы технологияләр чорына җайлаштырылган булуы турында сөйләде. Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә үткән лекция "Цифрлы чорда Толстой" дип атала да. Фекла Толстаяның визиты "Толстой укулары" проекты кысаларында узды.
Татарстанда Толстой елына багышланган проект рус теле һәм әдәбияты укытучыларына, китапханәчеләргә һәм гуманитар фәннәр белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучыларына танылган Россия һәм чит ил язучылары һәм филологларының бушлай лекцияләрен карарга мөмкинлек бирә.
Бүген казанлылар журналист, телетапшырулар алып баручысы, Мәскәүдәге Лев Толстой дәүләт музееның үсеш бүлеге мөдире, язучы эшен цифрлы фотматка күчерү һәм аның иҗатын популярлаштыру буенча проектлар авторы Фекла Толстая белән очраштылар. Ул Л.Толстойның икенче улы Илья Львович линиясе буенча оныкчыгы.
Соңгы берничә елда Ф.Толстая мәдәният өлкәсендә интернет-проектлар белән шөгыльләнә. Нәкъ менә шул хакта ул Казан тыңлаучысына сөйләргә булган. "Мин чираттагы тапкыр Казанда булуыма шатмын, сезгә килергә бик яратам, – дип билгеләп үтте ул. - Мин әдәби музейда эшлим, нигездә цифрлы проектлар белән шөгыльләнәм. Бик киң теманы алырга уйладым, чөнки сезгә берничә проект турында сөйләргә теләгән идем".
Проектларның берсе Л.Н.Толстойның Дәүләт музеенда оештырылган иде, ул "Весь Толстой в один клик" дип атала. Проектта катнашучылар язучының иң тулы, 90 томлы әсәрләр җыентыгын цифрлаштырганнар, эшкәрткәннәр һәм ачык кулланышта бастырып чыгарганнар. Ул 30 ел дәвамында басылып чыккан һәм үз эченә көндәлекләр, хатлар, караламалар һәм Толстойның башка материаллары керткән. "Хәзер күп кенә оешмалар һәм структураларның рәсми битләре бар, әмма рус язучыларыныкы юк. Уйланылган электрон басмалар җыелган ресурслар кирәк, – дип проектның төп мотивациясе турында сөйләде спикер. - Анда соңгы гасыр яки аннан да артык вакыт эчендә Совет һәм Россия филологиясенең өйрәнгәннәренең барысы да саклануы мөһим. Әгәр без бу мөһим мәдәни мирас дип әйтсәк, ким дигәндә, аны тәртиптә тотарга тиешбез".
Шунысы игътибарга лаек, цифрлы вариантта кәгазь вариантны тәрҗемә иткәндә материалны чагыштыру эшенә корректорлар түгел, ә волонтерлар җәлеп ителгән. Башта проект авторлары аларга җитәрлек күләмдә волонтерлар кушылачагына ышанмады, чөнки эш күп көч таләп итә, дип билгеләп үтә Фекла Толстая.
Фекла Толстая сөйләгәнчә, проект матбугат конференциясендә тәкъдим ителгән. Ул барган өч сәгать эчендә халык язучы иншалары җыелышының 6 томын телефоннарына күчереп алган, ә 12 көндә алар 90 томның 48 мең битен дә укып чыкканнар. Аннары текстны аудиторлар һәм редакторлар тикшергән. Проект өстендә барлыгы 3249 кеше эшләгән, алар арасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары, официантлар, менеджерлар, авиация институты студентлары, компьютерчылар һәм башкалар булган.
2015 елда Фекла Толстая катнашында "Тере битләр" мобиль кушымтасы чыкты, ул рус классикасының әсәрләрен интерактив форматта тәкъдим итә. Программа рус классикасының әсәрләрен яшьләрне уңайлы кабул итү өчен җайлаштыра.
"Казан" милли-мәдәни үзәге залына җыелган педагоглар һәм китапханәчеләр рус язучыларының әсәрләрен тәкъдим итүнең яңа мобиль форматы белән кызыксынды һәм ул заманча яшьләргә классиканы үзләштерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.
"Толстой укулары “Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясе эше кысаларында уза. Элегрәк Казанда танылган америка слависты, рус әдәбияты буенча әйдәп баручы дөнья белгечләренең берсе, философия докторы, профессор Ирвин Вайль, шулай ук язучы, рус классикасының бөек әсәрләре тууны озата баручы серле хәлләр турында китаплар авторы Владислав Отрошенко чыгыш ясады.