В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Опера җырчысының тууына 148 ел тулу алдыннан А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музейның өлкән фәнни хезмәткәре Казанда саклана торган уникаль коллекция турында сөйләде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 13-нче февральдә рус опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 148 ел була. Бөек басаның күтәрелү тарихы аның туган илендә, Казанда башлана. Бу шәһәрдә аның балачак һәм яшьлек еллары узган, монда артист беренче тапкыр театр сәхнәсендә чыгыш ясаган. Федор Шаляпин Казан турында яратып сөйли һәм данлыклы җырчы булганнан соң күп тапкырлар шәһәргә килә.
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее – Казанның күп еллык традицияләре һәм уникаль тарихы булган, ике дус – Максим Горький һәм Федор Шаляпинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче мәдәни үзәкләренең берсе. Музей тарихы 1940 елдан башлана, ул вакытта учреждение Казанның Максим Горький музее дип аталган (1990 елдан – А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музее). Федор Шаляпинның кызы М Ирина Федоровна Шаляпина – еш кына Казанга килә, музейга атаклы опера җырчысының шәхси әйберләрен тапшыра. Коллекцияне беренче тапкыр 1968 елда куя алалар – ул вакытта музейда Шаляпинга багышланган экспозицияле аерым бүлмә барлыкка килә. «Ирина Шаляпина әтисенең туган ягында музей ачарга хыялланган иде, һәм менә 2018 елда гына Максим Горькийның әдәби-мемориаль музее Горький һәм Шаляпин музеена үзгәртелде», – дип сөйләде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флора Мирзина. Экспозициядә Ф.И.Шаляпинның 122 шәхси предметы җыелган һәм 4 меңгә якын – артист белән бәйлеләре, аларның иң яктылары турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.
Казан өяз земствосы идарәсендә хезмәткәрләр исемлеге (1886 ел)
Иван Яковлевич Шаляпин – булачак опера җырчысының әтисе – улының җыр белән мавыгуын җитди кабул итмәгән. Федор Ивановичның иҗатын ул «тамак ерту» дип атый һәм улының башка шөгыль табуын тели. 1886 елның 20-нче июнендә ул Федор Ивановичны Казан өяз земство управасына кәгазьләрне исәпкә алучы буларак оештыра. Бу хакта Шаляпин кулы белән тутырылган үтенеч, шулай ук Казан өяз земствосы идарәсендә Федор Ивановичның исеме дә булган хезмәткәрләр исемлеге сөйли. 1886 елдан 1890 елга кадәр Шаляпин вакыт-вакыт управада эшли. Ә бервакыт аны үзе белән Казан театрына алган мөһим документларны югалтуы өчен эштән куалар. Өч көн ул эштә күренми, ә килгәч, аны эштән чыгарганнарын хәбәр итәләр.
Федор Шаляпинның Савва Мамонтов бүләк иткән рояле (1890 еллар азагы)
Ф.Шаляпинның кабинет рояле 1896 елга кадәр Мәскәү хосусый рус операсы театры Савва Мамонтовка караган. Театр бинасында булган янгын вакытында инструментны коткарып кала алалар. Танылган сәнәгатьче һәм меценат Савва Иванович Мамонтов Федор Шаляпинга музыкаль инструмент бүләк итә. Рояль җырчының Мәскәү фатирындагы бүлмәләрнең берсендә тора.
Федор Иванович яхшы зәвыгы белән аерылып тора, интерьер әйберләре арасында танылган рәссамнарның картиналары да була. Җырчы сәнгать әйберләрен коллекцияләргә яраткан, рәссамнар Илья Репин, Константин Коровин белән дус булган.
Сюртук, жилет, манжетлар, цилиндр һәм таяк (1900 еллар башы)
Федор Шаляпин яхшы күренергә яраткан. Хәзер музей җыелмасында тәкъдим ителгән гардероб атрибутлары арасында жилет, цилиндр һәм төрле сакмалар белән кул таяклары бар. Сүз уңаеннан, бу күпчелек интеллигенция вәкилләренең ХХ гасыр башында иң модалы әйберләре һәм аксессуарлары булган.
Опера җырчысы юмарт булган, туганнарына һәм якыннарына бүләкләр ясарга яраткан. Мәсәлән, үзенең сукно сюртугын ул антрепренер һәм җырчы Исай Григорьевич Дворищинга бүләк иткән. Федор Иванович озын буйлы (190 см га якын), шуңа күрә Дворищинга сюртукны төзәтеп тегәргә туры килгән. Исай Григорьевич озак вакытлар Федор Шаляпинны гастрольләрдә озата йөргән, ләкин чит илгә китмәгән, Ленинградта калган. Дворищин шәһәрнең блокадасы елларында Шаляпинның әйберләрен саклый. 1942 елда, аның үлеменнән соң, бу әйберләр И.Г.Дворищинның туганнарына һәм тирәсендәге кешеләргә бүленә. 1960 елда Федор Шаляпин истәлеген мәңгеләштерү турындагы карар чыккач, әйберләр музей фондларын тулыландыра башлыйлар. Шулай итеп, Шаляпинның сюртугы Казанга килеп җитә.
Барельеф «Н.А.Римский-Корсаков» (1900 еллар)
Федор Шаляпин вокал һәм артист талантларыннан тыш, сынчы сәләтенә дә ия булган, ләкин ул сәнгатьнең бу төре буенча өстәмә дәресләр алмаган. Музыкантның хәтта берничә эше дә булган. Алар арасында автопортрет, икенче хатыны Марина Петцольд-Шаляпина бюсты, шулай ук Николай Римский-Корсаковның барельефы бар. Шаляпинның рәсем ясауга да сәләте була – чыгышлары алдыннан ул һәрвакыт үзенә үзе грим сала.
Максим Горький һәм Федор Шаляпин фотосурәте (1901 ел)
Максим Горький һәм Федор Шаляпин Казанда бер үк елларда яшәсәләр дә, аларның күпьеллык дуслыкка әверелгән танышлыгы Түбән Новгородта 1901 елда булган. Федор Иванович шәһәргә гастрольгә килә. Зур ярминкә театрында чыгыш ясаганнан соң, аның янына сәхнә артына Максим Горький килә һәм: «Мин сезнең белән танышырга шат, Шаляпин, сез – безнең туганыбыз, рус мужигын яхшы сурәтлисез», – ди. Язучы һәм опера җырчысының беренче очрашуы танылган рус фотографы Максим Дмитриев ясаган рәсемдә сурәтләнгән.
Шаляпин белән Горький гомер буе дус булганнар, очрашканнар, Казанны искә алып, хатлар язышканнар. 1928 елда Горький Казанга китә һәм бу хакта Шаляпинга Будапештта гастрольләрдә булганда хәбәр итә. «Казанда булуың турында язган хатыңда укып, минем өчен дөньяның барлык шәһәрләреннән дә гүзәлрәк булган Казан күз алдында үсте... « – дип язган Шаляпин Горькийга җавап хатында. Җырчының Казанга мәхәббәте иҗатында ачык чагыла: үз чыгышларында рус образларын иҗат иткәндә, ул һәрвакыт: «Бездә, Казанда, Әмәт астында шулай җырлыйлар иде», дип әйтә торган була.
Екатерина Ковельковага автограф белән фотография (1901 ел)
1901 елда Мәскәүдә Федор Шаляпин яңа гына эшли башлаган яшь җырчы Екатерина Ковелькова белән таныша. Шаяртып кына опера җырчысы кызның битеннән чеметеп ала, ә ул, үз чиратында, яңагына суга. Соңрак Шаляпин Екатерина Георгиевнаның да үзе сыман Казанда туган булуын белә. Татулашу йөзеннән җырчы аңа үзенең автографы белән фотографиясен бүләк итә.
Беренче пластинкалар (1902 ел)
Озак вакытлар Федор Шаляпин үз тавышын пластинкага яздырырга курка, аңа яңгыраш башкача булыр кебек тоела. Беренче тапкыр ул моны 1902 елда эшли, үзенең барлык арияләрен, рус-халык җырларын яздыра. Ул вакытта граммофон пластинкалары берьяклы гына була.
Үзенә һәм иҗатына җырчы бик таләпчән була, берничә сәгать үз тавышын ядыра алган, еш кына аңа интонация ошамаган. Шуңа да карамастан, җәмгыять Шаляпинны ярата, ул сәнгатьнең ике төрен – драма һәм операны берләштергән артист булды. Федор Ивановичка кадәр артистлар сәхнәдә туры гына басып торалар, ул исә һәрвакыт сәхнәдә хәрәкәт итә, тулысынча образларга кереп чума. Федор Иванович халык өчен җырлаудан да баш тартмый, мәсәлән, Казанга килгәч, Дворяннар җыелышында гади халыктан торган күп санлы тыңлаучылар алдында чыгыш ясый.
«Минем тормышым сәхифәләре» (1926 ел), «Маска һәм җан» (1932 ел) китаплары
Федор Иванович җырчы гына түгел, талантлы әдәбиятчы да булган. Ул ике автобиография язган. 1926 елда «Минем тормышым сәхифәләре» дип аталган беренче китабын аңа Максим Горький язарга ярдәм иткән. Федор Шаляпин үзенең фикерләрен стенографист Дарья Сельвисванга әйтеп яздыра, ә текстны әдәби яктан Горький эшкәртә. Соңрак, 1932 елда, Федор Шаляпин «Маска һәм җан» дип исемләнгән тагын бер китап язган. Ул Парижда барлыкка килә, иллюстрацияләрне Федор Ивановичның улы – Борис әзерләгән, ул рәссам булган. Советлар Союзында идеологик фикерләр аркасында әлеге китап тулысынча түгел, ә купюралар белән генә бастырыла һәм үзгәртеп кору елларыннан соң гына ул аерым тираж белән чыга.