В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Федераль ташламага ия булучылар социаль пакет алу хокукын 1-нче октябрьгә кадәр кире кайтара алачак. Бу социаль хезмәтләр күрсәтелергә тиешле, әмма аларны акчалата эквивалентта алучы кешеләргә кагыла.
Социаль пакет алу өчен күпфункцияле үзәкләргә, Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылырга яисә Россия пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирергә кирәк. Бирелгән гариза киләсе елның 1-нче гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия гражданнарга ветераннар, инвалидлар, фашизм тоткыннарының балигъ булмаган балалары, радиация нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала.
Социаль хезмәтләр җыелмасына рецептлар буенча медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту керә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дару препаратларын – дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламаларны - Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайтуга юлламаларны Россия тимер юллары бирә.