Авторы – Казан рәссамы Рөстәм Кубик
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Ибраһимов проспектындагы 32а йорт фасадында футболчылар сурәтләнгән мурал барлыкка килде. Авторы – Казан рәссамы Рөстәм Кубик, аның эшләрен Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә дә очратырга мөмкин.
«Районнарда яшәүчеләрне илһамландыру идеясе белән «Сокол» футбол клубы чыгыш ясады, аның быел сезоны уңышлы узды, «Идел буе» МФС Кубогына ия булды», – диелә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Мироновның telegram-каналында.
Рөстәм Кубикның эшләре арасында Завойский урамындагы 183 метрлы рәсем бар. «Мин сулый алам» муралы космос турында хыялларга багышланган. Рәсемнең мәйданы мең квадрат метрдан артык, ә биеклеге 1,5 метрдан 16 метрга кадәр тәшкил итә.