Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2020, 13:36

Фәридә Хәмидуллина: «Минем әнием сугыш елларында немецлар Идел буйлап Казанга барып җитә алмасын өчен окоплар казыган»

Казанлылар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләү турында сөйли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышы елларындаТАССРда яшәүче 560 мең кеше фронтка китә, хәбәрсез югалганнарны да кертеп, 360 мең кеше һәлак була, 200 мең солдат кына өйләренә әйләнеп кайта. Тылда 4 ел буе «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгы белән яшәгән хатын-кызлар, картлар, балалар калган. KZN.RU порталында республикалылар Бөек Ватан сугышы елларында фронт ихтыяҗлары өчен тылда хезмәт куйган туганнары турында тарихлар белән уртаклашкан мәкаләләр циклы дәвам итә.

Фәридә Хәмидуллина әти-әнисе турында:

«Минем әтием Насыйбулла Хәмидулла улы Хәмидуллин, 1917 елда Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туган. Сугыш ул армиядә хезмәт иткән вакытта башлана һәм өйгә әти 1947 елның декабрендә генә кайта. Фронтта элемтәче була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул, шушы авыр елларны искә төшерү аңа бик авыр иде. Кызганычка каршы, ул инде исән түгел.

Әнием Шәкүрә Салих кызы Хәмидуллина 1925 елда Апас районында Ясаш-Барыш авылында туган. Тиздән аңа 95 яшь тула. Сугыш елларында ул тыл хезмәтчәне була - Идел буйлап немецлар Сталинградтан соң Казанга барып җитә алмасын өчен окоплар казый. Татарстанның Апас, Югары Ослан районнары урманнарында әлегә кадәр элек окоп булып хезмәт иткән чокырлар сакланып калган. Шулай ук сугыш елларында әни урман кискән, Казаннан Волгоград ягына тимер юл төзүдә катнашкан».

Анжелика Сираҗиева бабасы турында:

«Минем бабай, Виктор Филиппович Якимов, 1909 елда Казанда туган. Бабай балалар йортында тәрбияләнгән, чөнки аның әти-әнисе тифтан үлгән. Сугыш башлангач, бабай үз теләге белән фронтка китәргә теләгән, ләкин аны сәламәтлеге торышы буенча алмаганнар - ул начар ишеткән. Кызыл Армиягә ничек тә булса ярдәм итү өчен, ул «Серп и Молот» заводына эшкә урнашкан, анда сугыш беткәнче көн саен снарядлар койган. Бабай «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Дамир Мөхәммәтов әнисенең әбисе турында:

«Минем әниемнең әбисе Фатыйма Ибраһим кызы Мөхәммәтова Нурлат районының Югары Нурлат авылында күп балалы гаиләдә туган. Ул хезмәт сөючән кыз булып үскән. Сугышка кадәр туган колхозында эшләгән. Аның хезмәт сөючәнлеге өчен инде 19 яшендә үк аны бригадада звено башлыгы итеп билгеләгәннәр. Карт әби шулай ук башкалага авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барган, шуннан соң, яңа белемнәрен эштә куллану өчен, өенә ашыккан. Әмма тиздән Бөек Ватан сугышы башлана.

Авылда бөтен авыр хезмәт балалар, картлар һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Әбине ашыгыч рәвештә авыл советына чакырталар, анда рәис аңа: «Син депутат! Без фронтта булганда, авыл советы рәисе булырсың. Менә сиңа мөһер, безне уңайсыз хәлдә калдырма!» Моңа каршы 22 яшьлек кыз калтыранган тавыш белән җавап бирә: «Яхшы. Мин сез кайтканчы гына эшләп торам».

Әниемнең әбисенә бик күп сынауларга түзәргә туры килгән, кайчакта ул барысыннан да баш тартырга һәм вазифасыннан китәргә теләгән, ләкин ихтыяр көче, ныклык, батырлык һәм бурыч хисе аңа моны эшләргә мөмкинлек бирмәгән. Ул ил һәм фронт хакына намус белән хезмәт иткән.

Әниемнең әбисе түземсезлек белән авыл советы рәисе Әхмәт Җәббаровның кайтуын көткән, һәм бу хәл 1945 елның 9-нчы августында булган. Ул аңа: «Рәхмәт, кызым. Син безнең ышанычны акладың», - дигән. Бу сүзләр аның өчен иң зур бүләк булган.

Минем карт әбиемнең тормыш юлы катлаулы булган. Ләкин ул бөтен сугышны лаеклы үткән: башкалар артына качмаган, бөтен кеше белән беррәттән үз Ватаны хакына хезмәт иткән, миллионлаган совет гражданнары кебек үк, Җиңү көнен якынайткан. Фатыйма Ибраһим кызы «Хезмәттәге батырлыгы өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Оксана Исайчева әбисе турында:

«Минем әбием Екатерина Егоровна Кулькова 1927 елда Буа районының Яшевка авылында туган. Сугыш елларында тыл хезмәтчәне булган. Яшүсмер чакта аны Яшел Үзәнгә гильзалар ясау заводына җибәргәннәр. Алар тәүлек буе станоклар янында басып торган, вак детальләр койган. Аның сөйләүләре буенча, сугыш елларында тормыш җиңел булмаган, бигрәк тә самолетлар очып узганда куркыныч булган. Төнлә завод эшчеләре, җитештерү цехлары күренмәсен өчен, тәрәзәләрне одеяллар белән томалаганнар һәм лампаларны сүндергәннәр.

Сугыштан соң әби туган авылында кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бозау караучы булып, ә җәй көне кыр кухнясында пешекче булып эшли - совхоз эшчеләре өчен тәмле ашлар әзерли».

Материалда геройларның шәхси архивларыннан, tatfrontu.ru сайтыннан фотолар кулланылды.

Барлык яңалыклар