В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында алдынгы урынны яулады һәм “Эколидер” бәйгесе лауреаты булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казанның һәм Татарстан Республикасының экологик якка ориентир тотуы федераль дәрәҗәдә билгеләнеп үтелде, дип хәбәр итте бүген Казан шәһәр Думасының сессиясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан Экология елы нәтиҗәләре буенча, Россиянең Табигать ресурслары министрлыгының рәсми экологик рейтингы нигезендә, төбәкнең актив экологик сәясәте өчен сертификат белән билгеләнеп үтелгән. Моннан кала, 2017 елда Казан Бөтероссия халык фронты һәм Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы төзегән экологик рейтингта Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 103 төбәк үзәге һәм шәһәрләре арасында икенче урынны яулады.
Шуның белән беррәттән, Казан ел саен уздырыла торган “Эколидер” республика бәйгесендә “Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казанышлары өчен” номинациясендә лауреат булды.
Экология елына нәтиҗәләр ясап, ТР Экология министры кайбер проектларны билгеләп үтте. Аерым алганда, Ф.Габделганиев халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү соравына тукталды. Министр сүзләре буенча, Казан актив рәвештә үсә барганга, бу бик мөһим мәсьәлә булып тора. Мәсәлән, “Пригородное” су асты тозсыз суларының урынын билгеләү өчен разведка оештырылды, аның суы белән “М-14” микрорайонын тәэмин итәргә планлаштырыла. “Әлеге чаралар 80-нче еллардан соң беренче тапкыр уздырыла”, - диде министр.
Шәһәрдә экологик вәзгыятькә килгәндә, министр һаваны саклау өлкәсендә уңай якка үзгәрешләргә игътибар итте. “Мәсәлән, 2014 елда һава пычрануны автомат рәвештә теркәү системасы белән 4876 артык очрак теркәлде, 2017 елда – 245”, - диде Ф.Габделганиев. Аның сүзләре буенча, бу системалы профилакика эшенең нәтиҗәсе булып тора.
Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законнарын бозулар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 26 процентка кимегән. 2016 елдан 2017 елга кадәр әлеге чараларга ярты миллион сумнан артык акча тотылган.
Казан Мэры Илсур Метшин министрга министрлык командасы, халык һәм иҗтимагый оешмалар белән башкарылган эше өчен рәхмәтен белдерде. “ТР Президенты тарафыннан икътисад үсеше һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда баланс табу бурычы куелган иде. 2018 елга уңайлы шәһәр мохитен булдыру бурычы куелды. Аны гамәлгә ашыруда җаваплылык хакимият органнарына һәм шәһәрлеләргә төшә”, - диде шәһәр башлыгы.