Быелның 10 аенда Горький тимер юлының вокзал комплексларына килүчеләр гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык булган 309 меңнән артык пластик шешә һәм алюминий банка тапшырганнар. Шулардан 61,2 мең савытлар җыелмасын Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары эшкәртүгә җибәргән.
Моннан тыш, иң күп пластик шешә һәм алюминий банкаларны Чебоксар (47 мең), Владимир (38,4 мең) һәм Түбән Новгород (32,8 мең) вокзалларында җыйганнар.
Фандоматларда капчыклар әлеге җайланма тулганчы саклана, ә аннары махсус оешмалар аларны сортларга аералар, чистарталар һәм ваклыйлар. Шуннан соң икенчел чимал шешәләр, кием-салым, аяк киеме, өй җиһазы һәм башка товарлар җитештерүдә кабат кулланыла, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
Икенчел чималны тапшырган өчен халык бонус сумнар рәвешендә бүләк ала. Аларны эре сәүдә челтәрләре, электроника, көнкүреш химиясе, косметика, китаплар, онлайн кинотеатрлар сату буенча кибетләр сатып алганда тотарга мөмкин. Капчыкны тапшырганда бонуслар исәпләү өчен Ecoplatform Бонус программасында теркәлгән телефон номерын кертергә кирәк.
Горький магистраленең вокзал комплексларында барлыгы 28 фандомат урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, быел көз Мәскәү районы ишегалларында савытларны кабул итү җайланмалары
барлыкка килде. Аларны тапшырган өчен халык шулай ук кушымтада бонуслар ала, аларны сервис партнерларының ташламаларына алыштырырга мөмкин.