Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2018, 17:48

Фаина Захарова: "Казан "Чья-то жизнь – уже не мелочь" акциясендә төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте"

Бу хакта "Игелекле Казан" форумында "Линия жизни" фонды президенты хәбәр итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Бүген "Игелекле Казан" форумында "Линия жизни" фонды Президенты Фаина Захарова "Чья-то жизнь – уже не мелочь" акциясендә Казанның төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүен, 1,5 млн сум җыюын, бэлгеләп үтте. Бу Казанның Фонд белән хезмәттәшлегенең бердәнбер мисалы түгел. Балалар Республика клиник хастаханәсе "Линия жизни" хәйрия фонды адреслы ярдәм күрсәтә башлаган беренче мәйданчык булды, шулай ук катлаулы операцияләр үткәрү өчен заманча җиһазлар сатып алуны финанслый башлады, ә медицина университеты белән берлектә фонд фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

Катлаулы авырулы балаларны коткару хәйрия фонды - 2004 елда Мәскәүдә гамәлгә куелган Россиянең коммерцияле булмаган оешмасы, киләсе елда фонд үзенең 15 еллыгын бәйрәм итәчәк. "Бу җитди үзгәрешләр чоры, чөнки 15 ел эчендә без бик зур тәҗрибә алдык. Безнең өчен бу үзенә күрә чик, алга таба хәрәкәт итү өстендә җитди уйланулар вакыты", - дип белдерде Ф.Захарова һәм фондның 5950-дән артык балага ярдәм күрсәтүен өстәде.

Фонд өчен адреслы ярдәм генә түгел, ә "коллектив адреслы ярдәм" дип аталучы ярдәм дә күрсәтте - әйтик, медицина учреждениеләрен яңа җиһазлар белән тәэмин итү. Ф.Захарова сүзләренә караганда, "Линия жизни" өчен Балалар Республика клиник хастаханәсе шундый беренче мәйданчык булган. "Бу хастаханәгә без адреслы гына булышмыйбыз, яңа җиһазлар сатып алуны да финанслыйбыз, ярдәм итәбез, тикшеренүләр үткәрәбез. Бу безнең беренче шундый тәҗрибәбез иде", - дип сөйләде спикер.

Узган 14 ел эчендә фонд медицина үсешенә зур өлеш кертә алды. Әйтик, 2004 елда Россиядә өлкәннәргә дә, балаларга да эндоваскуляр операцияләр ясалмаган диярлек, хастаханәләрдә сертификацияләнгән эндоваскуляр кардиохирурглар булмаган. "Линия жизни", даими мастер-класслар, укытуны оештыру ярдәмендә бүген инде бөтен төбәкләрнең табиблары да эндоваскуляр кардиохирург белемнәрен һәм күнекмәләрен булдыра алды. "2016 елда без бу мәсьәләнең тулысынча үтәлүен аңладык. Таләпләр кимеде, без әлеге темага финанс ярдәменең тәмамлануын сиздек", - дип сөйләде фонд директоры. Алга таба оешма "Үпкәләрне ясалма вентиляцияләү" кебек башка мөһим проект белән шөгыльләнә башлаган. "Хастаханәләрдә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдә яткан балаларны өйләренә тапшырырга, балалар әти–әниләре белән яшәсен өчен нишләргә, дигән бурыч куелды. Бу бик катлаулы сорау. Без үзебез генә булдыра алмас идек, дәүләт тә бездән башка гына булдыра алмас иде". "Линия жизни" фонды, спикер сүзләренчә, акчаларны тизрәк җәлеп итү мөмкинлеге булган артык сыгылмалы оешма буларак чыгыш ясады һәм дәүләт өчен финанс партнерына әверелде. Бүгенге көндә фонд бу юнәлештә 17 төбәктә эшли, әлеге максатларга 130 млн сум бүлеп бирә. "Без үпкәләрне вентиляцияләү өчен аппарат һәм чыгым материалларын ел дәвамында сатып алабыз, ә алга таба җирле хакимият органнары чыгым кирәк-яракларын сатып ала, дип сөйләштек", - диде Ф.Захарова.

Ә Казан медицина университеты белән фонд биодеградацияләнә (үзлегеннән бетә торган) материаллардан тамырлары протезын эшләү белән шөгыльләнә.

Шунысы кызык, "Линия жизни" фонды "Игелекле дулкын" фестивалендә катнашучыларга ярдәм итә. Хәзерге вакытта фонд "Игелекле дулкын" фестиваленең сайлап алу туры лауреатларының берсе Максим Сорокинга реабилитация белән ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумы старт алды. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнаша. Ике көн дәвамында алар коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер алышалар һәм тәҗрибә уртаклашалар.

Барлык яңалыклар