В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа уку елы алдыннан Казанның 10-нчы мәктәбендә һәм 40-нчы гимназиясендә бу сезонда беренче мәктәп пикнигы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Алинә Бережная). Бүген яңа уку елы алдыннан Казанның 10-нчы мәктәбендә һәм 40-нчы гимназиясендә бу сезонда беренче мәктәп пикнигы узды. Анда ата-аналар мәктәп менюсыннан ризыкларны татып карау белән бергә дөрес туклану турында диетологның киңәшләрен дә тыңлый алдылар.
«Мәктәп пикнигы» проекты 2016 елда Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан уйланылган һәм гамәлгә ашырылган. Шул вакыттан алып шәһәр мәктәпләрендә укучыларның, ата-аналарның, уку йортлары администрацияләре вәкилләренең һәм департамент белгечләренең «тәмле очрашулары» оештырыла. Төп максаты – балаларының нәрсә белән туклануын әти-әниләргә күрсәтү генә түгел, ә аларны шушы ризыклар белән сыйлау. «Мондый форматтагы очрашуларны әти-әниләр бик ярата, алар балаларының мәктәптә яхшы туклануына ышанырга тиеш. Без пикникларыбыз өчен беркайчан да яңа ризыклар уйлап тапмыйбыз, әзер менюдан ризыкларны тәкъдим итәбез», – дип сөйләде Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.
Гадәттә ризык менюсында аксымнар, майлар, углеводлар, шулай ук витаминнар һәм минераль матдәләр балансланган. «Меню Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кагыйдәләре һәм таләпләре буенча төзелә. Ризыкның күп төрле һәм сәламәт булуы мөһим», – дип ассызыклады Р.Мөхәммәтшина.
Бүген ата-аналарга тәкъдим ителгән икенче ризык ассортименты рестораннардан калышмый. Мәсәлән, алар арасында тавык түше белән пылау, итле-бәрәңге, Мәскәү горбушасы, тавык күкрәкләреннән фрикасе, «Прага» кәтлитләре һәм башкалар бар.
«Ризык искитмәле, мин андый балык кәтлитләрен хәтта өйдә дә әзерли алмыйм – алар шуның кадәр тәмле, йомшаклар. Бүгенге мәктәп туклануы минем балачактагы уку чорына ошамаган. Үз балам өчен мин тыныч, ач килеш йөрмәячәк», – дип сөйләде 10-нчы мәктәптәге бер укучының әнисе Мария Горбунова.
Дегустациядән соң әти-әниләр сораштыруда ашамлыкларны берничә критерий буенча бәяләделәр – тәм, ис, тышкы кыяфәт һәм консистенция. «Мәктәп менюсында лазанья – сез моны күз алдына китерә аласызмы? Ул рестораннардагы лазаньядан һич тә калышмый. Бик тәмле», – дип, тәэсирләре белән уртаклашты 40-нчы гимназиядәге укучының әнисе Әлфия Гыйльманова.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында даими рәвештә мәктәп менюсын яңарту өстендә эшлиләр. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларның беренче чирегендә балаларга томат соусында «керпеләр», ә өлкән сыйныф укучыларына – кузаклы фасольле сыер ите һәм ак соуста ит тәкъдим итәчәкләр. «Мәктәп менюсына яңа ризык кертү җиңел түгел – ул килешү узарга, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләренә туры килергә тиеш, әмма без даими рәвештә яңалыклар өстәргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәтшина.
Ул шулай ук Казанда кече мәктәп укучыларының барысы да – 1-4 сыйныфлар – яңа уку елыннан бушлай тукланачакларын искәртте. Меню инде расланды, бу кайнар туклану – икенче ризык (кош яки балык гарниры белән), салат яки кабымлык, икмәк һәм кайнар эчемлек, дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшина. Мондый җыелманы укучылар көненә бер тапкыр алачак.
Әти-әниләр ризык татып караган вакытта, балалар мәктәп каршындагы чирәмдә вакыт уздырдылар. Биредә алар өчен яшелчәләр ясау һәм аниматорлар белән уеннар буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук ата-аналар дөрес һәм сәламәт туклану буенча диетологлар консультациясен дә алды.