30-дан 50 яшькә кадәрге кешеләр мошенник хәйләләренә аеруча еш дучар була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Алена Мирошниченко). Атна саен татарстанлыларның счетларыннан мошенниклар тарафыннан 50 млн сумга кадәр акча урлана. Алдау чаралары сыйфатында банк карталарын блокировкадан төшерү, ялгыш исәпләнгән кредитларны кире кайтару яки аларны рәсмиләштерү, ялган хәбәрләр яки ялган сайтларның түләү формаларында банк картасын кертү тәкъдиме, товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү теркәлгән. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта коронавирус пандемиясе чорында активлашкан мошенниклык төрләре турында тәфсилләп сөйләделәр.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр иткәнчә, узган ел 4,5 мең мошенниклык теркәлгән, бу 2018 елга караганда 45%-ка күбрәк. «Агымдагы елның 4 аенда 2 мең мошенниклык очрагы теркәлгән инде. Банк счетларыннан урлауга килгәндә, мондый 1,5 мең җинаять очрагы теркәлгән, үсеш 60% тәшкил итте. Шул ук вакытта җинаятьләрнең ачылуы 10%-тан артмый. Шуңа күрә без халыкка беркатлы булмауларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Бу проблеманы уяу булмаган хәлдә хәл итеп булмый , - дип белдерде И.Нәфыйков.
Мошенникларның күпчелеге банк счетына санкцияләнмәгән керү мөмкинлеген булдырмый калу сылтавы белән башкарыла, дип билгеләп үтте ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак. Гражданнарга банк исеменнән хәбәрләр җибәрелә яки шалтыратулар килә, анда янәсе банк хезмәткәре конкрет сораулар бирә һәм CVC яки CVV кодны атауларын сорый. «Акчалар нибары ике минут дәвамында китә, берничә төрле банк һәм счетлар аша уза һәм аннары берничә дистә төрле карталарга җибәрелә, шуннан соң шул мизгелдә үк алына. Һәр карта бер-ике тапкыр кулланыла һәм аннан ташлана», - дип схеманы тасвирлый В.Изаак .
Популярлык буенча чираттагы мошенниклык төре - хезмәт күрсәтүләр өчен түләү һәм интернет аша сатып алулар өчен түләү - аңа теркәлгән очракларның 17,5%-ы туры килә. Җинаятьләрнең 17%-ы «Авито», «Юла» сайтларында товар сатып алу өчен түләү алшарты белән, 6,5%-ы - төрле хезмәтләр күрсәтү сылтавы белән, 4,5%-ы - «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram, 3% - өстәмә акча эшләү, криптовалюта сатып алу, фонд биржасында уеннар сылтавы белән башкарыла.
В.Изаак сүзләренә караганда, җинаятьләрнең күбесе Казанда кылына, аннан соң Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре бара. 30-дан 50 яшькә кадәрге кешеләр мошенник хәйләләренә аеруча еш дучар була. Аларга 46-47% очрак туры килә. 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләргә 26% җинаять туры килә, өлкән яшьтәге кешеләргә - 13%.
Кайбер караклыклар банк һәм кредит оешмаларының хаталары һәм саксызлыгы аркасында килеп чыккан, дип билгеләп үтте брифинг барышында И.Нәфыйков. Шулай итеп, җинаятьчеләр элек банк карталарына тоташтырылган абонент номерларын торгызалар, һәм аларны интернет-банкингка тоташтыралар; кәрәзле элемтә станцияләрендә игезәкләрен тудыралар һәм абонентларның шәхси мәгълүматларын алалар; операциянең банкоматлардан акча алынганнан соң гына гамәлдән чыгарылуы кебек акча күчерүләрне тәэмин итә торган программаның зәгыйфьлегеннән файдаланалар. Спикер сүзләренчә, көн саен Милли банк ватып керү омтылышларын булдырмый кала.
«Кайбер алдалаулар гади агрессив намуссыз, аңны томалый торган рекламадан башлана, - дип ассызыклады И.Нәфыйков. - Алар арасында акча инвестицияләүдә өстәмә акча вәгъдә итү, криптовалюта, фонд биржаларында акцияләр сатып алулар бар». Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин 2020 елда интернетта рекламаны, шул исәптән финанс хезмәтләрен тиешенчә урнаштырмау белән бәйле 9 эш кузгатылуын билгеләп үтте. Реклама бирүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен финанс хезмәтләренең һәм финанс пирамидаларының туры килми торган рекламаларын урнаштыру турындагы канунны бозган өчен административ җаваплылык 500 мең сумга кадәр күләмдә каралган, дип искәртте ул.
Финанс пирамидаларга килгәндә, И.Нәфыйков сүзләренә караганда, хәзер алар кредит-кулланучылар кооперативлары, инвестиция фондлары, микрофинанс оешмалары рәвешендә яшеренергә мөмкин. Алар халыкның игътибарын югары керем алуны вәгъдә итеп җәлеп итә - бу йөк соңрак кергән кертемчеләргә күчә бара. Асылда барысы да меңләгән кешенең бөлүе белән тәмамлана, дип ассызыклады спикер. Барлыгы Россия буенча соңгы 3 елда 650 финанс пирамидасы табылган.
«Мошенниклар халыкның коронавирус аркасында катлаулы чорга эләгүе белән дә санлашмыйлар. Ялганчы караклар социаль, икътисади ярдәм, реструктуризацияләү яки ташламалы кредитлау чаралары рәвешендәге хәйләләрдән файдалана», - дип сөйләде И.Нәфыйков. Шулай итеп, моның өчен төзелгән фишинг сайтлары рәсми сайтлардан бераз аерыла, атамада бер хәреф яки сызык өстәлгән булырга мөмкин, шул ук вакытта фирма стиле, кагыйдә буларак, саклана.
РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы - Бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә пособие түләү турында игълан ителгәннән соң киберҗинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталын имитацияли торган һәм ата-аналар тиешле гаризаны бирә алган сайтларны терки башлаганнар. «Кайбер ресурслар гражданнарга мондый түләүләр тиешме-юкмы икәнен тикшерергә тәкъдим итә. Кайбер сайтларда түләүләр төгәл бирелергә тиеш дип раслана, әмма аларны алу өчен банк картасы реквизитларын кертергә һәм ниндидер комиссия яки салым түләргә кирәк. Кайбер сайтларда мошенниклар әлеге дәүләт хезмәтләре порталыннан логин һәм пароль кертүне сорый ала, шуның белән алар кирәкле мәгълүматны урлыйлар», - дип киң таралган схемалар хакында сөйләде М.Шәрифуллин.
Аның сүзләренчә, читтән торып эш тәкъдим итүче кадрлар агентлыклары да активлашкан. Биредә анкета тутырырга, шәхси мәгълүматларны кертергә кирәк. Әмма эшкә урнашу турындагы хәбәрдән соң эшкә керешү өчен түләү кертергә кирәк булуы ачыклана. «Бердәнбер киңәш - беркайчан да түләмәгез. Реаль адекват эш бирүчеләр беркайчан да эш эзләүчеләрдән акча сорамыйлар», - дип ассызыклады спикер.
«Беркайчан да CVC-кодны да, банк картасының гамәлдә булу вакытын да, пин-кодны да, башка конфиденциаль мәгълүматларны да җиткерергә ярамый, шул исәптән бер тапкыр кулланыла торган SMS-кодны да. Шулай ук банк картасы белән барлык манипуляцияләр турында вакытында хәбәр алу өчен SMS-хәбәрләргә язылу, чыгымнарның лимитын урнаштыру кирәк», - дип киңәш итте республика прокуроры.
Заманча чынбарлыкны исәпкә алып, фишинг сайтларны ачыклау һәм блоклау өчен «Око прокурора» программа комплексы эшләнде. И.Нәфыйков сөйләгәнчә, 2019 елда «Мошенниклык» категориясе буенча 600 интернет-сәхифәне, ә 2020 елның беренче кварталында 100-дән артык сәхифәне блоклый алганнар. Комплекс эшли башлаганнан бирле барлык юнәлешләр буенча 10 меңнән артык хокук бозулы интернет-сәхифәләр ябылган.
Брифингта М.Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, хәзер иң популяр финанс мошенниклыгы ысуллары арасында: кредит тарихын телефон аша тикшерү, фейк сайтта кредит тарихын алу, түләү сәләте рейтингын яхшырту. Шулай ук кара кредиторлар, легаль булмаган форекс-дилерлар, бурычлардан азат итүчеләр (алдалауның яңа төре, банклар алдында бурычларны каплау хезмәте буларак тәкъдим ителә) активлаштылар. Мошенниклар акчаларны кире кайтару, дарулар китерү, азык-төлек җыелмалары китерү, өйдә коронавирус диагностикасы, үтә төгәл тестлар сату тәкъдим итә, вакциналар эшләүгә иганәләр җыя. 2020 елның беренче кварталында гына Россия Банкы финанс базарында легаль бклмаган формада хезмәтләр тәкъдим иткән 369 оешманы ачыклады. Алар арасында 254 кара кредитор, 53 форекс-дилер һәм 37 финанс пирамидасы бар.
«Компанияләр турында мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтында, Россия Банкы порталында (әгәр бу финанс оешмасы булса) тикшерергә, интернетта бәяләмәләрне өйрәнергә кирәк. Үз мәгълүматларыңны - мобиль телефон, адреслар, паспорт мәгълүматларын - социаль челтәрләрдә урнаштыру кирәкми. Шуны истә тоту мөһим, арадашчылар кредит тарихларына керү мөмкинлегенә ия түгел, һәм килешүне игътибар белән укырга кирәк», - дип киңәш итте спикер.