В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче апрельдә Татарстан музейлары үз проектлары һәм казанышлары турында сөйләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). 21-26 апрель көннәрендә «Татарстанда - музейлы яз» акциясе узачак, ул беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелә. Хәтер һәм дан елы һәм ТАССРның 100 еллыгы төп темалар булачак.
Атна дәвамында виртуаль мәйданчыкларда - интернетта, радио һәм телевидениедә, шулай ук мультимедиа кушымталарында - республика музейлары виртуаль экскурсияләр, лекторияләр, шигъри челленджлар, конкурслар һәм флешмоблар, шулай ук мастер-класслар һәм төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар тәкъдим итәчәк.
21-нче апрельдә Татарстан музейлары үз проектлары һәм казанышлары турында сөйләячәк. 22-нче апрельдә казанлылар Татарстан музейлары коллекцияләрен барлыкка китерү тарихы һәм уникаль экспонатлар турында беләчәк. ТР Милли музеенда бу көн коллекционер, профессор Г.Н.Вульфсонның 100 еллыгына багышланачак.
23-нче апрельдә музейлар төрле формада «Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!» проекты турында сөйләячәк, паспортның тарихына, Россиянең, Татарстанның һәм республиканың дәүләт символларына багышланган экспонатлар тәкъдим итәчәкләр, шулай ук илнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында республика музейларында катнашкан күренекле замандашлары белән таныштырачаклар.
24-нче апрельдә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тематик проектларны, шулай ук «ТАССРның 100 еллыгына 100 музей маршруты» проектын тәкъдим итү була.
25-нче апрельдә «Библиотөн» планлаштырылган. Бу көн Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының виртуаль музее төп мәйданчык булачак. Музейлар Татарстанның, анда яшәүчеләрнең, Бөек Ватан сугышы вакытында туучыларның һәм оешмаларның катнашуы турындагы истәлекне саклап калуга һәм актуальләштерүгә багышланган коллекцияләре һәм экспозицияләре турында сөйләячәк, бу еллардагы музейларның эшчәнлеге турында җиткерәчәкләр.
26-нчы апрельдә музей чаралары Г.Тукайның туган көненә һәм татар телен саклауга багышланачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Һәр музейның программасы индивидуаль һәм музейның үзенчәлегенә, характерына һәм аның коллекцияләренә бәйле. Чаралар турында мәгълүмат ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее, Татарстан музейлары ассоциациясе сайтларында, шулай ук музей-катнашучылар сайтларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда Россиянең 1300 музее бар. Алар арасында 14 дәүләт (структур бүлекчәләре белән - 68), 50 муниципаль (структур бүлекчәләре белән - 105), якынча 233 ведомство, 900 мәктәп музее һәм 32 шәхси музей бар.