Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 18:07

«Ак Барс Арена»дагы махсус үзәктә көн саен меңгә кадәр ифтар-тупланма формалаша

ТР Президенты һәм Казан Мэры ифтар өчен азык-төлек боксларын әзерләүнең барышы белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионындагы ифтар-тупланмалар формалаштыру үзәгендә булды. Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Быел республика ифтары яңа форматта оештырылган. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, иң мохтаҗ татарстанлыларның өйләренә авыз ачу өчен махсус ланч-бокслар китерелә. Хәйрия акциясе Рамазан ае дәвамында дәвам итәчәк.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен стадион территориясендә меңләгән ифтар-тупланма җыела. Аларны, алга таба мохтаҗ гражданнарга илтеп җиткерү өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Казан мәчетләре имамнарына һәм районыбыз мөхтәсибләренә тапшыралар. Шул ук вакытта санитар-эпидемиологик иминлекнең барлык чаралары да үтәлә.

Ифтар-җыелмаларны шулай ук башка оешмалар да әзерлиләр. Бүгенге көндә татарстанлылар 100 меңнән артык азык-төлек боксы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Ярдәм» фондының «Өйгә китерелә торган хәйрия ифтары» проекты гамәлгә ашырыла. Ул «Тормыш юлы» акциясе кысаларында старт алды. Апрельнең беренче көннәреннән ук акциядә катнашучы волонтерлар мохтаҗ казанлыларга кайнар ашлар тарата. «Хәйрия ифтары» башлану белән шәһәр халкына китерелә торган порцияләр саны көненә 800-дән 2 меңгә кадәр артты, ә җыелмалар үзләре төрлеләнде.

Барлык яңалыклар