Ясалма интеллект урам яктыртуындагы хаталарны, юл япмасындагы кимчелекләрне һ.б. ачыкларга мөмкинлек бирә
Фото: Денис Гордийко
Контроль системасы кертелгәннән бирле урам яктырту терәкләре буенча 37 мең хокук бозу, юл япмасының 682 мең дефекты һәм юл билгеләре буенча миллионнан артык җитешсезлек ачыкланган. Мәгълүмат системасының барлык мәгълүматлары бердәм шәһәр дашбордында берләштерелгән, аның аша төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне шәһәр хуҗалыгы тармагындагы тайпылышлар турында вакытында кисәтәләр.
«Бу шәһәр хезмәтләренә автомат режимда шәһәр хуҗалыгын контрольдә тотарга һәм төрле объектларның торышындагы тайпылышларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Видеоны реаль вакыт режимында төшерүне анализлап, система бер сәгать эчендә вакыйганы ачыклап, аны картада күрсәтә ала», – дип билгеләп үтте Дмитрий Кремлев.
Әгәр 2022 елда биш аналитик сыналган булса, 2023 ел ахырына аларның саны ике тапкыр арткан. Узган ел шәһәр ишегалларыннан коела торган йөкләр ташу һәм калдыклар чыгару, шулай ук яктырту терәкләрен тоту тәртибендәге кимчелекләрне ачыклау өчен модульләр файдалануга тапшырылды.
2023 елда «Ситисофт» проекты өчен Казан «Яшәргә теләгән шәһәр» шәһәр практикасы конкурсы лауреаты булды. Система акыллы шәһәрнең тәкъдим ителгән карарлары банкына керә, шулай ук ясалма интеллект базасында нәтиҗәле үзебезнең илнең практикалары исемлегенә кертелгән.
Диләрә Гафурова