Кыска һәм ирекле программалар нәтиҗәләре буенча Россия пары Кытай дуэтыннан гына оттыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Владимир Морозов белән парда чыгыш ясаучы Казан фигурачысы Евгения Тарасова бу көннәрдә Япониядә уза торган фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.
Бер көн элек кыска программада Россия спортчылары пары 81,21 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды һәм беренче урынны алды. Бүген ярышларның ирекле программасында Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов, кыска программадагы кебек үк, дөнья рекордын яңарттылар, әмма икенче урынны гына алдылар. Алар ике программа суммасы буенча 234,84 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйган Кытай дуэты Вэньцзин Суй һәм Хань Цунга оттырдылар.
Өченче урында – дүртенче урыннан өченче урынга күтәрелгән россиялеләр Наталья Забияко һәм Александр Энберт, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.