Төп сессияләрнең берсе заманча шәһәрләрдә иминлек мәсьәләләренә багышланган.
Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU 19-нчы ноябрь). Бу көннәрдә Барселонада ел саен уздырыла торган 10-нчы Smart City & World Congress 2021 шәһәр инфраструктурасының заманча технологияләре һәм шәһәр планлаштыруы конгресс-күргәзмәсе уза. Конгрессның хәзерге заман шәһәрләрендәге иминлек мәсьәләләре буенча төп сессияләренең берсендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова чыгыш ясады. Дискуссиядә шулай ук Бирмингем (Алабама), Тампере (Финляндия), Амстердам (Нидерланд), Барселона (Испания) кебек шәһәрләрдән алдынгы экспертлар катнашты.
Е.Лодвигова Казанның иминлек мәсьәләләрен хәл итүдә тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Иминлек проблемалары барысы өчен дә актуаль. Бу мәсьәләләр уртак карарлар таләп итә», – дип ассызыклады ул.
Казанда яшәүчеләр өчен имин инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы эшли. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә «Акыллы шәһәр», «Ачык Казан», «Имин шәһәр» кебек проектлар ярдәм итә. Алар ярдәмендә шәһәрдә видеокүзәтү системалары булдырылган, алар җәмәгать урыннарында җинаятьчелек дәрәҗәсен киметкән. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннарны бетерү буенча эш алып барыла, ә торак йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыла, алар бүгенге көндә янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы булып кала һәм башкалар.
Дискуссия барышында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары хәзерге шәһәрдә территорияләрне проектлау һәм планлаштыру алымнарының үзгәрүе темасына кагылды. Ул сессиядә катнашучыларга Казансу елгасын үстерү стратегиясе турында сөйләде. «2030 елга 68 километрга якын территорияне маршрутларның гомуми системасы берләштерәчәк. Проектлау стадиясендә иминлек мәсьәләләренә аерым урын бирелә», – диде Е.Лодвигова.
Ахырда Е.Лодвигова куркынычсызлык мәсьәләләрендә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу кирәклеген билгеләп үтте, чөнки инновацион алымнарны куллану комплекслы хәвеф-хәтәрләрне бетерү өчен нәтиҗәле карарлар табарга ярдәм итә ала, дип хәбәр итә Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.
Белешмә
Smart City Expo бөтендөнья конгрессы шәһәрләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү һәм бөтен дөньяда шәһәр инновацияләрен берләштерү өчен оешкан. Чараның максаты – бөтен дөньяда шәһәрләр һәм аларның халкы өчен иң яхшы киләчәк булдыру. Smart City Expo Бөтендөнья конгрессы кысаларында шәһәрләр очраша торган иң мөһим проблемаларга багышланган тематик сессияләр уза. Аларда бөтен дөньядан экспертлар тотрыклы үсеш максатына ирешү белән бәйле теге яки бу бурычларны хәл итүдә алдынгы тәҗрибә күрсәтәләр.