Яклар мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә әзерлекләрен белдерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март, Екатерина Виславская). Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова Уганда вәкилләрен KazanSummit-2018 инвестицион форумында катнашырга чакырды. Россия, шул исәптән Татарстан һәм Казан белән Африка республикасы арасында мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләре турында бүген Казан Мэриясендә үткән очрашуда Уганда Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш илчесе Джонсон Агар Олва әфәнде белән фикер алыштылар.
Составына илчедән тыш Уганда Республикасының Россиядәге Илчелегенең беренче секретаре Сузан Окоди һәм Уганда Республикасының Россиядәге илчелегенең финанс мәсьәләләре буенча атташесы Хенри Санью кергән делегация Казанга 20 мартта килде. Кунаклар Татарстан белгечләре белән инвестицияләр җәлеп итү, сәүдә, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашырга, шулай ук Татарстан белән Уганда арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнергә планлаштыралар. Бүген, 21 мартта, алар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында һәм “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булдылар. 23 мартка кадәр алар Иннополис шәһәренә, Казан (Идел буе) федераль университетына барырга һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сөйләшүләр планлаштырылган.
Шәһәр администрациясе белән очрашу Казан Мэриясендә үтте. Евгения Лодвигова кунакларны сәламләп, Казанның Россиянең өченче башкаласы булудан тыш, эре финанс, сәнәгый, сәүдә һәм туристик үзәк булуын билгеләп үтте. Ул шәһәр халкы һәм Казанны халыкара аренада таныткан чаралар – 2013 елгы Универсиада һәм футбол буенча киләсе дөнья чемпионаты турында сөйләде. “Чираттагы тапкыр кунакчылыкка сынау үтәбез. Барлык кунакларны да көтеп калабыз. Әлеге чарага Уганда вәкилләрен дә чакырып калабыз, чөнки футбол кебек бәйрәм өчен чикләр һәм аралар юк. Шәһәребездә кунакла р күрергә һәрвакыт шатбыз!” – диде ул.
Джонсон Агар Олва үз чиратында Казан Мэриясенә кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә илчелек әле бер генә ел эшләсә дә, аның хезмәткәрләре берничә шәһәрдә, шул исәптән Санкт-Петербург, Сочида булырга өлгергән, ләкин Казан аларны үзенең матурлыгы белән таңга калдырган.
“Алга таба үсешкә килгәндә, без икътисад, туризм һәм төрле вакыйгалар өлкәләрендә дипломатик мөнәсәбәтләр үсешендә тыгыз хезмәттәшлек итүне күрәюез, чөнки бергәләшеп әлеге юнәлешләрдә үсеп, бер-беребезгә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәкбез”, - диде илче.
Ул өстәгәнчә, Татарстанда белем бирү дәрәҗәсе югары. Илче Уганда белгечләренең Татарстанда белем алу перспективаларын билгеләп үтте. Моннан кала, Африка республикасы нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итүдә кызыксына. Аның сүзләре буенча, Уганда – Африканың иң стабиль илләреннән берсе, бу инвесторлар өчен мөһим фактор булып тора. “Майда узачак KazanSummit форумы илегез турында сөйләргә яхшы мөмкинлек булачак. Бизнес вәкилләре күбрәк килгән саен, кирәкле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлекләр дә күбрәк булачак”, - җавап бирде Евгения Лодвигова. Ул кунакларга форумда катнашырга тәкъдим итте, шулай ук мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә проектлар өстендә бергәләшеп эшләргә әзерлекләре турында хәбәр итте.
Очрашуда Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин катнашты.
Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан белән Уганда арасында ике яклы тышкы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылган. 2017 елда, мәсәслән, экспор операцияләре актив рәвештә алып барылды. Татарстан таможнясы мәгълүматлары буенча, төп сәүдә объектлары булып каучук, резина һәм алардан ясалган эшләнмәләр торган. Татарстан транспорт чаралары, җиһазлар һәм механик җайланмалар чыгарган.