Чарада бөтен дөньядан җирле һәм төбәк хакимиятләренең 110 вәкиле катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Онлайн-консультацияләр Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Президиумының бөтендөнья оешмасы президенты Мөхәммәд Будра һәм генераль секретаре Эмилия Сайз рәислегендә киңәйтелгән ябык утырышы алдыннан булды. Киңәшмәдә күтәрелгән темаларның берсе коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында шәһәрләрнең үсеше булды. Киңәшмәдә спикер буларак Евгения Лодвигова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул вирус таралуын булдырмау белән бәйле куелган чикләүләр шәһәр икътисадында чагылыш таба һәм шәһәр идарәсен яңа чынбарлыкка җайлаштырырга мәҗбүр итә, дип ассызыклады.
«Пандемия тотрыклы үсеш максатларына ирешүнең глобаль контекстын үзгәртте. Безнең әйләнә-тирәбездә дөнья бик нык үзгәрде, - диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары. - Бу вәзгыятьтә гражданнарның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү безнең төп өстенлегебез булды».
Шулай ук Е.Лодвигова киңәшмәдә катнашучыларны 19-20-нче октябрьдә Казанда үткәреләчәк БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) илләренең шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумында катнашырга чакырды.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият президиумы утырышыннан соң «Без теләгән киләчәк, без мохтаҗ булган БМО» темасына Берләшкән Милләтләр Оешмасының 75 еллыгына багышланган консультация оештырылды. Анда БМО генераль секретаре урынбасары һәм оешманың 75 еллыгын бәйрәм итү буенча махсус киңәшче Фабрицио Хохшильд, БМО-Хабитат программасының башкарма директоры Мәймүнә Мохд-Шәриф, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият генераль секретаре Эмилия Сайз, Казан вице-мэры Евгения Лодвигова, шулай ук дөньяның төрле шәһәрләреннән һәм илләреннән мэрлар һәм министрлар катнашты.
Евразия төбәгенең җирле һәм төбәк хакимиятләре исеменнән доклад белән Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова чыгыш ясады. Үз чыгышында вице-мэр билгеләп үткәнчә, бүген дөньяда глобаль проблемалар саны арта бара, ә аларны хәл итү хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә көчләрне берләштерүне таләп итә. Ул Казан Мэрына, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшинга җирле хакимият мәнфәгатьләрен нәтиҗәле алга сөрүе өчен рәхмәт белдерде.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Бөтендөнья оешмасы президенты Мөхәммәд Будрага, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Евразия бүлеге президенты Илсур Метшинга глобаль идарәне модернизацияләү һәм җирле һәм төбәк хакимиятләренең бу процесска җәлеп ителүен арттыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм», - диде Уфа вице-мэры.
А.Сөләйманова шулай ук киләчәктә тотрыклы үсешкә ирешү өчен глобаль идарәнең яңа моделен булдыру кирәклеген ассызыклады, анда җирле хакимият глобаль карарларны кабул итү процессында актив катнаша.
«Глобаль килешүләр һәм көн тәртипләре җирле хакимият белән партнерлыкта формалаштырылырга тиеш. Аларда җирле хакимиятнең роле, вәкаләтләре һәм аңа ярдәм итүнең чаралары билгеләнергә тиеш», - дип йомгаклады А.Сөләйманова.