Казан Ратушасында конкурсның 30 җиңүчесе һәм призеры бүләкләнде
Фото: Марат Мөгыйнов
«Сигез ел элек конкурс турында уйлаганда, без Казанда йолдызчыклар табарга теләдек. Мин аның шәһәр һәм Идел буе чикләреннән чыгып китүенә шатмын. Проект Россия дәрәҗәсендә таныла, ул кунакчыллык өлкәсендә конкурсларның йолдызы була», – дип билгеләп үтте ул.
Ел саен катнашучылар саны арта бара: 2022 елда тугыз шәһәрдән конкурсантлар булды, ә быел – 22 шәһәрдән. Евгения Лодвигова «Кунакчыллык йолдызлары»нда күп кенә мэрлар үз шәһәр кешеләре исеменнән киләсе елда катнашырга теләк белдерделәр, дип өстәде. «Безгә Казанда булган һәм ачыклана торган йолдызчыклар турында белү бик мөһим. Һәм без башка шәһәрләрдә нинди талантлар барлыгын күрәбез – болар барысы да туризм өлкәсен чыннан да көчле итә», – дип ассызыклады шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.
20 нче декабрьдә Korston Club Hotel һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыкларында узган этап нәтиҗәләре буенча 10 номинациядә 30 җиңүче һәм призер билгеләнде. Иң яхшы аш-су остасы Казанның «Вартазия» рестораныннан Бахтийоржон Эргашев булды. Барменнар арасында «Релаб» барыннан казанлы Айрат Кәлимуллин җиңүче булды. Иң яхшы кондитер дип Волгоградтагы «Массимо» кафесыннан Ирина Кучурова танылды. «Иң яхшы портье» номинациясендә Камилла Сәгыйтьҗанова җиңү яулады, ә иң яхшы хезмәтче Алина Батракова булды. Ике конкурсант та Kazan Palace By Tasigo кунакханәсе исеменнән чыгыш ясады.
Иң яхшы официант дип ТР башкаласындагы «Газон» кафесында эшләүче Диләрә Баһаветдинова танылды. Ресторан менеджерлары арасында – «Ривьера» кунакханәсе хезмәткәре Илья Емельянов, ә эчке һәм керү туризмы буенча менеджерлар арасында «Спутник-Гермес-Казан» ҖЧҖ хезмәткәре Наталия Шушпанникова җиңүче булды. Иң яхшы сити-блогер ТР башкаласыннан Руслан Бикуев булды. Ә «Күтәрелеп килүче йолдыз. Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер» яңа номинациясендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты укучысы Ксения Емельянованы җиңүче дип билгеләделәр.
«Казанда туризм өлкәсендә эшләү бер рәхәтлек. Конкурста шулкадәр күп шәһәр катнашты. Без сезне һәрвакыт кунакчыл кунакханәләрдә һәм рестораннарда көтәбез. Сезнең профессиональлегегез, Татарстан башкаласының кунакчыллык тармагына ярдәм итү теләге өчен партнерларга һәм жюри әгъзаларына аерым рәхмәт», – дип рәхмәт белдерде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Евгения Лодвигова искә төшергәнчә, Казан эре халыкара вакыйгалар уздыруга әзерләнә. Мәсәлән, киләсе елда беренче «Киләчәк уеннары», шулай ук БРИКС уеннары һәм саммиты узачак.
«Шәһәр турында беренче тәэсир, туристларның яңадан кайтырга теләге нәкъ менә сезгә һәм сезнең квалификациягә бәйле. Портье, осталар һәм аш-су осталарына хезмәт күрсәтүнең тизлеге һәм сыйфаты, кондитерның иҗадилыгы – бу шәһәр һәм ил турында фикерне формалаштыручы детальләр. Әлбәттә, конкурс әлеге кызыклы һәм катлаулы хезмәтнең абруен һәм мотивациясен күтәрүгә ярдәм итә», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.
Проект партнерлары шулай ук үз җиңүчеләрен билгеләделәр һәм аларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Korston Club Hotel версиясе буенча иң яхшы сити-блогер Казаннан Марина Фунтикова булды. «Иң яхшы бармен» номинациясендә «Релаба»дан Павел Пронькин җиңде. Официантлар арасында иң яхшысы – Дамир Шакиров, ә менеджерлар арасында Арина Валькова билгеләнде. Ике хезмәткәр дә бистро Olioны тәкъдим итә. Branch&wine рестораныннан Ярослав Шанцев иң яхшы аш-су остасы булып чыкты. Ә иң яхшы кондитер дип Казанның 1st Gallery kitchen ресторанында эшләүче Элина Сатарова танылды. «Иң яхшы хезмәтче» номинациясендә Новочебоксарскидан «Надежда» шифаханәсе хезмәткәре Наталья Дмитриева җиңүче булды.
«Бүген җиңелүчеләр юк – барысы да җиңүчеләр, сез Казанда иң көчлеләр белән ярыштыгыз. Без шәһәребездә үз һөнәре буенча иң яхшыларның очрашуы белән чиксез горурланабыз. Бүген кунакчыллык күк йөзендә яңа йолдызлар кабызабыз. Алар илнең туристлык тармагы файдасына чын күңелдән балкысыннар», – дип нәтиҗә ясады Евгения Лодвигова.
Фестивальне шәһәр Мэриясе һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе ярдәме белән Казанның Туризмны үстерү комитеты үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска туризм өлкәсенең 120 дән артык вәкиле җибәрелгән иде. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары тугыз номинациядә 26 җиңүче һәм призер билгеләделәр. Бүләкләрне Мэр Илсур Метшин тапшырды.