В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элек ул хәрби комиссар урынбасары вазыйфасын башкара иде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казанда Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хәрби комиссары билгеләнде. Ул – 58 яшьлек Евгений Твердохлеб. Элегрәк ул бу районнарның хәрби комиссары урынбасары вазыйфасын башкара иде.
Белешмә
Твердохлеб Евгений Леонидович 1963 елның 24-нче февралендә Чиләбе өлкәсенең Касли шәһәрендә туган.
1985 елда Казан югары команда-инженерлык училищесын тәмамлаган.
1985 елдан 1990 елга кадәр Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хәрби хезмәт узган; 1990 елдан 2000 елга кадәр – Ерак Көнчыгыш хәрби округында.
2000 елдан – Азнакай шәһәренең Берләшкән хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары.
2002 елдан – Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында оператив-план бүлеге башлыгы.
2005 елдан – Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариатында 3-нче бүлек башлыгы.
2010 елдан – Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары.
2013 елдан 2021 елның сентябренә кадәр – Казан шәһәре Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары.
2021 елның сентябреннән – Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хәрби комиссары.
Казан Мэрының Рәхмәт хатлары, Казан Башкарма комитетының Мактау грамотасы, ведомство медальләре белән бүләкләнгән.