Бауман урамындагы «Булу...» фотокүргәзмәсе төрле милләтләрнең 39 вәкиле тарихын сөйли.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда Бауман урамында «Булу...» фотокүргәзмәсе эшен дәвам итә, экспозиция төрле милләт вәкилләренең 39 фотосурәтен үз эченә ала. Экспонатларның һәрберсе – Татарстан башкаласы белән тыгыз бәйләнгән кеше тормышының зур тарихының бер өлеше. Төшерүләр кайда узган һәм фотокүргәзмәнең кыйммәте нидә икәнен KZN.RU порталына аның авторы, фотографы, Россия Рәссамнар берлеге, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Канаев сөйләде.
Август ахырында шәһәрнең төп җәяүлеләр урамында фотокүргәзмә ачылды. Аны оештыруда Казан халкы катнашты. Күргәзмәне оештыру буенча төп эшне өч кеше алып барды: куратор булып «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин чыгыш ясады – аңа геройларны сайларга ТР Халыклар дуслыгы йортында ярдәм иттеләр. Журналист Элина Касимова алардан Казан алар өчен нәрсә аңлатканын һәм үзләрен казанлылар итеп тою-тоймауларын белде, ә Евгений Канаев аларны шәһәрнең төрле урыннарында фотога төшергән. Төрле илләрдән килгән кешеләрнең Татарстан башкаласына ничек килеп чыгуы турындагы кыскача тарих һәр фото астында язылган.
«Бу проектта мине баштан ук төрле кешеләр күп булачагы кызыксындырды, – дип сөйли Евгений Канаев. – Алар барысы да бик гадәти булмаган, кызыклы кешеләр булып чыкты. Бәлки, шуңа күрә проект та шундый кызыклы булгандыр. Дөресен әйткәндә, миндә башта бик зур җаваплылык хисе бар иде – шәһәр үзәгендә, кеше күп йөри торган урында шундый зур фотографияләр урнаштырылачак. Ничек тә ялгышмаска дип уйладым. Әмма кызыксыну җиңде».
Барлыгы 10 төшерү уздырдык, бер төшерү вакытында берничә кешене фотога төшердек. Кемнедер өйдә, гаиләсе белән, кемнедер паркта, студиядә, урамда һәм кафеда төшердек. Һәр аерым очракта төшерү урыны фотография характерына йогынты ясады, дип өсти Е.Канаев.
Барлык рәсемнәр – аклы-каралы: фотограф фикеренчә, бу күргәзмәне аерып тора, билгеле бер кәеф тудыра. Тыныч тоннар аркасында экспозиция аның янында фотога төшәргә һәм алга таба китәргә була торган туристлык объекты буларак күренми, дип саный автор: «Бу катгый классик стиль, ул тукталырга һәм һәр эшне карарга, аның турында уйларга мәҗбүр итә. Бу сәнгати төшерү. Гомумән, мин башта фотосурәтләрне ничек бастырулары, нинди сыйфат булачагы турында борчылдым. Кызганычка каршы, аклы-каралы рәсемнәр бастырганда еш кына төсләр яшел яисә башка төсмерләргә керә һәм барысын да боза. Ә бу очракта бик яхшы килеп чыкты, мин канәгать».
Фотосурәтләр 2 метрга 1,5 метр зурлыктагы щитлардв урнаштырылган – бу бик еш фотокүргәзмәләр оештыру өчен кулланылмый торган шактый зур формат, дип аңлата Е.Канаев: «Бу билгеле бер идеяне, теманы тәкъдим итүнең уңышлы формасы булып чыкты. Мондый формат детальләрне карарга мөмкинлек бирә, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә. Мондый күргәзмәдә портретлардан тыш пейзажларны һәм шәһәр күренешләрен күрсәтергә мөмкин. Минемчә, барысы да бу проект белән генә тәмамланмаячак, башка күргәзмәләр дә булачак. Миңа тагын аларда эшләү кызык булыр иде, бәлки, башка фотографлар белән дә».
Фотога төшерүнең һәр герое өчен фотограф дистәләгән, ә кайчагында йөзләгән кадрлар эшләгән,соңрак аларның берсе – иң уңышлысы, эмоциональ яктан тулысы сайлап алынган. Шунысы кызык, күп кенә модельләр өчен иң уңышлы һәм якты кадрлар буларак иң беренчесе булды. «Миңа, мәсәлән, немка фотосы ошый. Мин аны зур итеп төшерергә булдым. Ул кояшка яны белән борылды – һәм аның күзләре яктырып китте, бу мизгелне мин тоттым, – дип тәэсирләре белән уртаклаша фотограф. - Яки еврейканың фотосурәте – бу беренче кадр. Ул, күбәләк канатларын җилпегәндәй, миңа күтәрелеп карады. Һәм соңыннан күпме генә кадрлар эшләсәм дә, бу барыбер иң яхшысы булып чыкты».
Төшерү вакытында һәр герой белән эш төрлечә төзелә: кайчагында кешеләр максатчан фотога төшәргә килә, беренче минутлардан ук позалар ясый башлыйлар. Ә кемнәр беләндер кеше тынычлансын һәм үзенең чын хис-тойгыларын күрсәтсен өчен, сөйләшергә кирәк.
«Кайбер кешеләр мине үзләре ниндидер идеягә этәрергә теләделәр. Әйтик, мин Вьетнам кызын төшергән вакытта, ул үзен чын модель буларак тотты: әле бер позага утыра, әле икенчесенә, иреннәрен хәзер социаль челтәрләр өчен модалы булган кебек күпертә. Бу начар түгел, әмма минем бу күргәзмә өчен үз стилем барлыкка килде, шуңа күрә мин аны туктаттым һәм без классик фото ясыйбыз дип аңлаттым, – дип искә ала Е.Канаев. – Гомумән, мин ниндидер мизгелләрне һәм эмоцияләрне тотарга тырыштым. Мәсәлән, геройларның берсе көтмәгәндә минем ниндидер шаяртуга көлеп җибәрде – һәм нәтиҗәдә нәкъ менә бу кадрның экспозициягә эләгүенә мин шат». Фотограф сүзләренчә, ул күбесенчә моментта эшләгән – кадрларга геройлар төшәргә килгән хис-кичерешләр эләккән.
Фотосәнгать эшкә салынган мәгънәнең күпчелек кешеләргә аңлаешлы булуы белән аерылып тора, дип саный Е.Канаев. «Әлбәттә, үзеңнең мәдәни дәрәҗәңне күтәрү, күргәзмәгә, концертларга йөрү мөһим, автор салган мәгънәне күрә белүне арттыра бару мөһим. Әмма фотография шуның белән яхшы, ул һәрвакыт диярлек аңлаешлы, – ди ул. – Әле хәзер бик күпләрнең фотога төшерүләре дә роль уйный, фотографларга әйләнәләр. Ниндидер яссылыкта бу шулай ук башка авторларның эшләрен игътибар белән бәяләргә өйрәтә».
Күргәзмә ачык һавада бик күп тамашачыларны җыя, меңләгән үтеп баручыларны җәлеп итә. «Чынлыкта, мине бу проект шуның белән мавыктырды да, бу үз эшләреңне күп санлы кешеләргә күрсәтү мөмкинлеге, – дип өсти фотограф. – Ләкин миңа проект үзе, аның кыйммәтле социаль юлламасы ошады – төрле милләт кешеләре яшәү белән бер шәһәрдә – Казанда берләшкән. Шунысы сөендерә, проект чит ил кешеләрен генә колачлап калмады – рус һәм татар халкы да күргәзмәнең каһарманнары булды».
Күргәзмә инде шактый уңай кайтавазлар җыйды, аерым алганда, социаль челтәрләрдә. «Күрдем, кемдер: «Оһо, Казан – шундый текә шәһәр». Моны уку күңелле булды», – ди Е.Канаев елмаеп. Аерым рәхмәт сүзләрен ул төшергән геройларыннан алган – аларның күбесе сурәтләрне башка илләрдә яшәүче туганнарына һәм якыннарына җибәрергә вәгъдә итте.
Фотограф үзе Яшел Үзәндә туган һәм яши, үзенең туган шәһәрен Татарстан башкаласы белән бертигез яратканын таный. Мин Казанны, ул агач вакытта ук төшерә башладым. Хәзер бу йортлар һәм биналар юк диярлек, – дип сөйли ул. – Үзенең борынгылыгы, аерым атмосферасы белән Казан, әлбәттә, башка шәһәрләрдән нык аерыла. Бу фотога матур чыга торган шәһәр, әгәр шулай дип әйтергә мөмкин булса. Һәм миңа аның зур шәһәрләр кебек монструоз булмавы ошый – ярты сәгать эчендә читләтеп узып булмый торган биналар юк. Казанда барысы да пөхтә, уңайлы, үзебезчә. Шуңа күрә ул бик тиз арада газизгә әйләнә...»
Бауман урамындагы экспозиция ТР Милли банкы бинасыннан ерак түгел урнашкан, күргәзмә 30-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Белешмә
Евгений Канаев 1955 елның 21-нче августында Яшел Үзәндә туган. Мәктәпне, техникумны тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт иткән 15 ел чамасы суднолар төзү заводында эшләгән. Шулай ук политехника институтын тәмамлый.
16 яшьтән фотога төшерә. Яшел Үзән фотостудиясе (җитәкчесе А.Г.Семенов) эшендә катнашып, иҗади фотографиягә якыная. 1991 елдан башлап «Татарстан Яшьләре» республика газетасында фотокорреспондент булып эшли, 2001 елдан пенсиягә чыкканчы «Татэнерго» ААҖ матбугат үзәгендә эшли. Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Россиядә һәм аннан читтә йөздән артык фотокүргәзмә һәм конкурсларда катнашкан. Мәскәүнең «Интерфото-96» профессиональ фотография халыкара конкурсы призеры, «Россия юмор-фотосы» фотоконкурсы гран-при иясе (1998 ел), «Волжское биеннале» Халыкара фотофестиваленең көмеш призеры (2004 ел).