В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәр Мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин кадрлар алмашы турында хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
«Һәркемгә яхшы билгеле кеше, безнең депутат. Шәһәр Думасында ул яшьләр, физкультура һәм спорт эшләре буенча комиссияне җитәкли. Моннан тыш, соңгы вакытта Татарстан Республикасы буенча ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәгендә эшләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен Евгений Андреевич бик яхшы белә. Без энергия-сервис үзәгендә эшли башладык, ул вакытта энергия хисабы төшенчәсе әле кереп кенә бара иде, һәм без әлеге эшне системалы рәвештә гамәлгә ашырдык. Бюджет өлкәсе, торак фонды энергия хисабын контрольдә тоту буенча барлык проектларны да тәмамладык һәм әлеге компанияләрнең сервисларын булдырдык», – диде Мэр.
Казан башлыгы билгеләп үткәнчә, Евгений Чекашов идарәче компанияне җиңел булмаган чорда җитәкләгән – бүгенге көндә бөтен көнбатыш зонада, шул исәптән Казанда да, калдыклар өлкәсендә проблемалар шактый тупланган. «Әйтергә кирәк, федераль законнарда да кимчелекләр бар, әмма халыкның компаниядән канәгать булмавын федераль дәрәҗәдәге җитәкчелектән килгән җитешсезлекләр яки кимчелекләр белән аңлатып булмый. Эшләрдән канәгать булмаган чакларыбыз да бар. Без Казан районнары администрацияләре башлыклары, шәһәрнең ТКХ комитеты белән конструктив диалогта әлеге мәсьәләне үзебез калдыкларны чыгару, күмү һәм сортларга аеру белән шөгыльләнгән дәрәҗәгә кайтара алырбыз дип өметләнәбез. Әмма без буйсына торган яңа федераль закон да бар», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Калдыкларны утильләштерү, сортларга аеру һәм эшкәртү темасы массакүләм мәгълүмат чараларында, Казан Мэриясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм «Халык контроле» системасында популяр темаларның берсе булып тора.
«Безнең максат бер генә – Казан чиста һәм каралган башкала булырга тиеш. Көн саен 1,3 миллион кеше меңләгән тонна чүп-чар җитештерә, ул вакытында чыгарылырга һәм сортланырга тиеш. Әлеге сорау системалы караш белән хәл ителергә тиеш. Шуңа күрә уңышлы эш телибез һәм чисталыктан тыш, һичшиксез, бөтен республика экологиясенә игътибар сезнең юнәлешләрнең берсе булырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.