В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласында кышкы спорт программалары өчен 136 спорт объекты билгеләнгән
«Ракета» стадионындагы шугалак ачылу тантанасына әзер, «Хезмәт резервлары» стадионындагы шугалакта боз катыру эшләре башланган. Бу елны, өч еллык тәнәфестән соң, Кремль яр буенда да бозлы шугалак барлыкка киләчәк. Яңа кышкы сезонда шәһәр халкына тимераякта шуу өчен барлыгы 105 урын әзерләнә. Тәгаенләп әйткәндә, 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак – аларның 14-е ачык мәйданчыкта, 8-е боз сараенда булачак.
26 ноябрьдә яңартылган «Ракета» стадионында Казанның «Ак Барс – Динамо» белән «СКА – Уральский Трубник» командалары арасында туплы хоккей буенча Россия чемпионатының беренче өй матчы узачак. Хәзерге вакытта «Ракета» физик тәрбия-спорт берләшмәсендә туплы хоккей буенча балалар командасы белән күнекмәләр үткәрелә.
Бөтенроссия «Алтын алка» турнирының район этабы башланган.
Боз мәйданчыкларында тимераякта шуу спорты буенча шәһәр һәм бөтенроссия ярышлары узачак. Иң зур ярышлар арасында «Хезмәт резервлары» стадионында 23–25 декабрь көннәрендә «Олимпия өметләре» дигән чара һәм «Хезмәт резервлары» стадионында «Безнең өмет бозы» Бөтенроссия массакүләм ярышлары көтелә.
Чаңгыда шуу өчен 14 трасса ачылган, шуларның 8-е яктыртылган. Сезонда барлыгы 30 чаңгы ярышы үткәрү планга кертелгән.
Тынычлык бистәсендә «Ак барс физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт базасында кар пушкаларын эшләтеп җибәрергә әзерләнәләр. Анда 3 чакрымга якын трасса кар белән капланачак, шуннан соң чаңгы юлларын ясый башлаячаклар.
Тау чаңгысы спортын яратучы профессионаллар өчен Нагорный комплексында иң биек ноктасы 50 метр булган 3 трамплин, прокат пункты булган тау чаңгысы сөзәклеге ачылачак. Шәһәр халкы шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 2 һәм 5 чакрым ераклыкка сузылган чаңгы юллары трассасында шуа алачак.
Бу кышта Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабы, Һәвәскәрләр биатлоны кубогының дүртенче этабы һәм биатлон буенча Россия беренчелеге узачак.
Декабрьдә 51 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны көтелә, март аенда кышкы сезонны тәмамлау чарасы буларак «Локомотив» стадионында 59 нчы Казан чаңгы марафоны оештырыла.
Февральдә Казанда 44 нче Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышы узачак. Бу елны беренче тапкыр Россия чаңгы юлы кысаларында торак комплекслар арасында чаңгы ярышлары буенча «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы турниры оештырылачак.
Бу елны «Йорт янында спорт» проектын оештыручылар күнекмәләрне ел дәвамында алып барачак. Элек шәһәр халкы өчен бушлай спорт дәресләрен оештыру проекты җәйге сезонда гына каралган булса, хәзер йога, тартылу-сузылу, йөгерү һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр уңайлы ябык манежларда узачак. Шулай ук беренче тапкыр остаханәләр, тимераякта һәм чаңгыда шуарга өйрәтү һәм башка спорт чаралары уздыру күздә тотыла, аларның барысы да Казан паркларында һәм ишегалларында үткәреләчәк. Күнекмәләргә, элеккечә, проектның телеграмм-каналында язылырга кирәк булачак. Ә «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы кысаларында халык яңа юнәлешләр – кар волейболы, футбол, хоккей һәм чаңгы ярышлары буенча көч сынашачак.
Кышкы спорт программасының барлык чаралары «Спортивная Казань» телеграм-каналында игълан ителәчәк. https://t.me/sportkomitetkzn