В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планеталар күкнең көнбатыш өлешендә урнашачак
Фото: Марат Мөгыйнов
В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институты каршындагы астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сүзләренә караганда, Венера 22 нче мартта 1:06 сәгатьтә Сукояр йолдызлыгында Сатурнга якын узачак. Планеталар күк сферасы ярымшарының көнбатыш өлешендә бер-берсеннән 0°18' ераклыкта урнашачак.
«Күкнең көнбатыш өлешендәге якты йолдыз – Венера. Аның янында тагын да яктырагы – Сатурн. Телескоптан караганда, Венера Ай урагына охшап күренәчәк», – ди спикер. Аның сүзләрен КФУ матбугат хезмәте китерә.