В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул үк вакытта Геминида йолдыз атылуы булачак
13 декабрьдән 14 декабрьгә каршы төндә Казан халкы Юпитер белән Айның якынаюын күрә алачак. Астрономия күренеше шулай ук Геминиданың метеор агымы (йолдыз атылуы) активлыгы пигы белән туры килә. Күк җисемнәренең мондый конфигурациясе геометрик эффект булып тора – чынбарлыкта алар арасындагы ераклык бик зур.
В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе, КФУ физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сүзләренчә, Юпитер белән Ай якынаюы 13 декабрьдә якынча 21:40 булачак. Соңгы тапкыр мондый күренешне бу елның 14 мартында күзәткәннәр.
«Ай янында якты йолдыз – ул Юпитер булачак. Әгәр дә оптик торба яки зур булмаган телескоп куллансак, без Юпитердагы сызыкларны яки хәтта килеп чыгышының әлегә кадәр аңлатмасы булмаган кызыл тапны күрә алабыз», – дип билгеләде астроном.
Тагын бер кызыклы күренеш – Геминида йолдыз атылуы (метеор агымы) – шул ук вакытта булачак. Юрий Нефедьев билгеләп үткәнчә, күзәтү өчен шәһәр корылышыннан башка һәм ачык офыкта урын сайлау яхшырак.
«Йолдыз атылуын төн уртасыннан соң күзәтергә яхшырак, чөнки бу вакытта кисәкчекләрнең күбесе безнең атмосферага эләгәчәк. Очып төшүче йолдызны үткәрмәс өчен, оптик приборлардан файдаланмау яхшырак, чөнки кисәкчәләр Җир атмосферасына күк сферасының төрле нокталарында очып керә», – дип китерә галим сүзләрен КФУ ның матбугат хезмәте.