В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тулай торакның түбәсен алыштырганнар, бүлмәләр үзгәртеп ясалган, биредә компьютер классын һәм психологик ял бүлмәсен күрергә була
Казан мэры Илсур Метшин Казан педагогика көллиятенең Латыш Укчылары урамы, 23 йорт адресы буенча урнашкан яңартылган тулай торагында булып кайтты. 1974 елда салынган бинада бик зур төзекләндерү эшләре башкарылган: тулай торакта инженерлык челтәрләре, түбә алыштырылган, торак бүлмәләр тулысынча үзгәртеп ясалган.
Марат Мөгыйнов фотосы
Тулай торак бинасы Совет районында Латыш Укчылары урамы, 23 йорт адресы буенча урнашкан һәм ул 3 мең 554 квадрат метр мәйданны алып тора. Бина 1974 елда төзелгән. Керү юллары аерым булса да, бер түбә астында берьюлы ике урта махсус уку йорты – Казан педагогика көллияте һәм Казан медицина көллияте студентлары яши. Педагогика көллияте секциясе 360 урынга исәпләнгән, хәзер биредә алты инвалид студентны һәм чит шәһәрләрдән килгән биш укытучыны исәпкә алып, барлыгы 342 кеше тора.
Узган елның апрелендә башланган капиталь төзекләндерү эшләре рекордлы кыска вакыт эчендә – августта тәмамланган. Эшләрне подрядчы буларак «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган. Әлеге бина 50 ел эчендә беренче тапкыр төзекләндерелгән. Республика бюджеты хисабына түбә алыштырылган. Күпьеллык үтәли җил өрү мәсьәләсен хәл итү өчен бинаның фасады тулысынча җылытылган. Тулай торакта суүткәргеч, канализация, җылылык, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре тулысынча алыштырылган.

Үзгәртеп ясалганнан соң, хәзер һәр ике бүлмәгә душ кабинасы һәм кулларны юу урыны булган шәхси санитар нокта туры килә.
Тулай торакның һәр катында йомшак җиһазлар, интерактив такталар куелган һәм өстәл уеннары булган тематик ял зоналары булдырылган. Көллият директоры Анфиса Җәләлова сүзләренчә, мондый социаль-мәдәни мохит студентларга ял итү белән бергә, үсәргә дә ярдәм итә. Биредә шулай ук студентлар өчен компьютер классы, психологик ял бүлмәсе, медицина пункты, студентлар советы өчен аерым бүлмә җиһазландырылган.

Бинада уңайлы мохит булдырылган, пандуслар куелган, Брайль күрсәтмәләре урнаштырылган. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга аерым бүлмәләр, шулай ук коляскаларда йөрүче студентларга тоткалы санитар нокталар ясалган.
«Безгә студентлар илнең төрле почмакларыннан килә, һәм әлегә күбесенең өйләрендә дә мондый шартлар юк. Алар бирегә кергәндә, чын гаҗәпләнү белән: «Бу бит биш йолдызлы кунакханә!», - диләр. Һәм, чыннан да, бу дөреслеккә туры килә», - диде Анфиса Җәләлова.
Янәшәдәге территориядә тротуарлар яңартылган, өлешчә асфальт алыштырылган һәм тирә-ягы яшелләндерелгән.

Бу елны Казан педагогика көллияте үзенең 150 еллыгын билгеләп үтә. Бүгенге көндә әлеге уку йорты башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, физкультура укытучылары, IT-белгечләр һәм сәламәтлеге чикле балалар белән эшли торган укытучылар әзерләүче шәһәрнең бердәнбер профильле учреждениесе булып санала. Казан мэры әлеге уку йортында 2023 елда булган.
Көллияттә барлыгы 1,4 мең студент белем ала. Аларның яртысыннан артыгы (716 кеше) – Татарстан районнарыннан һәм Россиянең 24 төбәгеннән килгән чит шәһәр студентлары.
Әзерлекнең югары дәрәҗәсе статистика белән раслана: көллият ел саен 300 гә якын белгеч әзерләп чыгара, үз һөнәре буенча эшкә урнашу күрсәткече 85 процентка җитә.
Көллият тулай торагын яңарту «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Исегезгә төшерәбез, Казан Идел буеның иң эре мәгариф үзәге булып кала. Шәһәрнең 27 югары уку йортында һәм 38 көллиятендә 166,3 мең студент укый. Аларның 93 меңнән артыгы – чит шәһәр студентлары, тагы 17 меңе – чит ил гражданнары.