В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утны өзү 12-нче ноябрьгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 12-нче ноябрьдә Казанның Вахитов һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр уты Вахитов районының Петербург урамында урнашкан 62-нче номерлы йортта булмаячак.
Совет районында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда урнашкан шәхси сектор йортларында ут сүндереләчәк: Фәриз Алиев, Дорожная, Завод, Кирсанов, Михайлов, Морзаханов, Посадочная, Современников, Соколов, Спорт һәм Чепуренко.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.