Шәһәр көнендә ачык һавада оркестрның тере чыгышы астында рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нче август, Ксения Швецова). Бүген кич Татарстан башкаласының Башкарма комитеты бинасы берничә сәгатькә «Казан тавышлары» уникаль музыкаль-театральләштерелгән тамашасын уздыру урынына әверелде. Аның стеналарында төрле төстәге утлар белән әкият картиналары күренде, ә болдыр алдында куелган сәхнәдә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен республиканың бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясады. Бина балконнарыннан алтмышынчы елларда иҗат иткән татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады, алар җанлы музыка, яктылык тамашасы, актер-мимнар чыгышлары белән гармонияле үрелеп барды. «Казан тавышлары»н тыңларга Татарстан башкаласының дистәләгән халкы һәм кунаклары җыелды.
Кремль урамы, 3 адресы буенча урнашкан бина янында «Казан» бию студиясе чыгышы белән кичке программа башланды – артистлар «Аккош вальсы»н башкарды. Җыелган халыкны Данияр Соколов җитәкчелегендәге «Sforzando» оркестры башкаруында җанлы музыка шатландырды. Нәкъ 20:00 сәгатьтә урамда ут сүнде, ә Башкарма комитет бинасы төрле төсләр белән балкыды – видеомэппинг технологиясе ярдәмендә ул уникаль картиналар һәм сюжетлар өчен мәйданчыкка әверелде, музыка тактына төрле төсләр белән алышынды. Сәхнәдә Санкт-Петербургтан чыгыш ясарга килгән мимлар театры артистлары пәйда булды. Аларның кыңгырау чылтыравын хәтерләткән беренче чыгышы тавышы бөтен урамны әкият атмосферасына күмде. Сәхнә янына ук урнашкан балалар тынып калды һәм гадәти булмаган тамашага сокланып карады.
Мимнар чыгышы төгәлләгәннән соң, балконнан Татарстан Республикасының халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкаруында татар шагыйре Зөлфәт Хәкимнең «Дүрт җыр» шигыре яңгырады.
Шуннан соң шәһәр халкы һәм кунаклары чираттагы мимнар һәм оркестр музыкасы астында җәй белән хушлашты, ә ТР халык артисты Илья Славутский балконнан «Эх было б вечно лето и ранние часы!» дигән шигырь башкарды. Җәйге сезон белән хушлашу Карина Җиһаншина башкаруында «А знаешь, все еще будет» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар рәхәтләнеп аңа кушылып җырлады.
Башкарма комитет бинасының төрле балконнарыннан шигырьләр укыган артистларның чыгышлары республика коллективларының һәм башкаручыларының номерлары белән чиратлашып барды. Алар тема буенча һәм үлемсез әсәрләр кәефе астында сайлап алынды.
«Әсәрләрне безгә татар шагыйре, драматург Рүзәл Мөхәммәтшин сайларга ярдәм итте. Ул төрле темалар, кәефләр, ноталар үрелүен бик нечкә сизә, – дип сөйли Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Мине филолог буларак һәрвакыт поэзия җәлеп итте, һәм 60 еллар шагыйрьләре күңелдә аерым урын алып тора. Әмма 60 еллардагы рус шигърияте бик популяр булса, татар поэзиясе, нигездә, бәян итүчеләр арасында гына билгеле. Без аны популярлаштырырга теләдек, чөнки татар шагыйрьләренең әсәрләре дә бик тирән, көчле. Шундый икетеллелек килеп чыкты. Хәзер, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, бу аеруча актуаль».
Чараны уздыру урыны шәһәрнең күп халкын гаҗәпләндерде, дип өсти Г.Сәгыйтова: «Без бу проектның күп кешеләрне туплавын һәм мондый рәсми бинаны талантлы артистларны, зур иҗади команданы үз-үзләрен күрсәтү урыны итеп ясарга мөмкинлек бирүен теләдек. Шәһәр халкы без бергә башкарган зур эшне бәяләр дип өметләнәбез».
Тамашачыларның, чыннан да, гадәти булмаган иҗади чараны югары бәяләүләренә шикләнергә кирәкми – алар башкаручыларга кушылып җырлап кына калмады, танылган авторларның шигырьләрен яттан сөйләде, хис-тойгыларын белдерергә дә оялмады. «Без монда бүген бала белән килдек, безнең кызыбызга биш яшь. Көйсезләнер дип бик курыктык. Әмма ул сихерләнгән кебек күзәтә! – дип сөйләде Казанда яшәүче Карина Шакирова. – Бик шәп уйлап тапканнар. Ә Белла Әхмәдуллинаның «По улице моей» шигыренә башкарылган җыр астында мин үземне тыеп кала алмадым һәм бераз елап алдым. Әмма бу шатлык һәм соклану яшьләре».
Балконнардан Нияз Акмал, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Кадыйр Сибгәтуллин, Вероника Тушнова, Саҗидә Сөләйманов һәм башка бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Шәһәр халкы алтмышынчы елларда иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләренә яраткан романсларын ишетте.
Мондый чаралар шәһәр халкына лаеклы авторларның иҗаты белән якыннанрак танышырга ярдәм итә һәм теләсә кайсы вакытта актуаль булып калган әсәрләргә игътибар җәлеп итә, дип ышана Г.Сәгыйтова. «Быел без мөмкин кадәр күбрәк кызыклы, гадәти булмаган проектлар булдырырга теләдек. Һәрвакыт идеяләр күп булды, һәм без шәһәр Мэрының безне хуплавына, безгә ышануына шатбыз, һәм бүген без аларны тормышка ашырабыз, – дип өсти Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Мисал өчен, без өч көн Горький паркында барган «Агачларны ни турында җырлый» спектакленең күп тамашачылар һәм яхшы бәяләмәләр җыйган булуына бик шат. Бүген дә шулкадәр кеше килде! Эш нәтиҗәләрен күрү – минем өчен зур бәхет».
Әгәр казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары гадәти булмаган тамашаны бәяләсә, киләчәктә мондый проектлар шәһәр урамнарын бәйрәм күген астында тагын бер кат җанландырачак, дип өстәде Г.Сәгыйтова.
Чарада шулай ук «Саумы, Казан!» – «Здравствуй, Казань!» хикәяләр конкурсына йомгаклар ясалды 5-нче апрельдән 31-нче июльгә кадәр конкурска 120-дән артык эш керде, шуларның 50-се татар телендә һәм 70-е рус телендә. Конкурста Казанлылар гына түгел, Төркия, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Австралия һәм хәтта Нью-Йорктн яшәүчеләр дә катнашты.
Иң яхшы хикәяләрнең авторлары финалистлар рәтенә керде. Жюри иң көчле 12 кешене билгеләде, аларга бүләкләрне Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Финалга чыгучылар арасында – «Мусильда – кошка-медсестра» хикәясе белән Алинә Габдуллина, «Изумруд» хикәясе белән Илья Береснев, «Сәгать алты иде» хикәясе белән Айзилә Сабирова. Конкурс нәтиҗәләре буенча ел ахырында иң яхшы хикәяләр Казан турында бер зур китапка тупланачак.