В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар төзегән объект җәй буе паркта калачак
Казанда, «Елмай» балалар паркында, 13 июньнән 15 июньгә кадәр «Бу – гаилә төзелеше» проекты старт ала. Катнашучылар архитекторлар командасы җитәкчелегендә агачтан арт-объект төзиячәк. Анда 6 яшьтән өлкәнрәк балалы гаиләләр катнаша ала.
Өч көн дәвамында гаиләләр кисәчәкләр, шомартачаклар, буяячаклар һәм, нәтиҗәдә, уникаль агач конструкция булдырачаклар, ул паркны җәй буе бизәячәк.
Анда 6 яшьтән зуррак балалары белән теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Гаризалар 31 майга кадәр сылтама буенча кабул ителә, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, 17 майда шәһәр паркларында һәм скверларында җәйге сезон башланды. Җәйге чорда «Елмай» балалар паркында «Парк ничек дуска әверелде» концепциясе кысаларында 150 гә якын вакыйга планлаштырылган.