В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 12-23 нче июньдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Казан искиткеч эш башкара. Алар менә дигән БРИКС уеннары үткәрәчәк. Киләсе БРИКС уеннары Бразилиядә 2025 елда узачак. Без, ярышлар моңа кадәр булмаган форматта һәм бердәмлек мохитендә узсын өчен, Россия ярдәменә таянып, БРИКС илләре белән сөйләшүләр алып барабыз», – дип китерә аның сүзләрен Inside the Games порталы.
БРИКС уеннары Казанда 12-23 нче июньдә узачак. Ярышларны ачу тантанасы Универсиада авылында театр тамашасы форматында үтәчәк. ТР башкаласына 74 илдән, шул исәптән БРИКСта катнашучы 10 дәүләттән, 4,7 меңнән артык кеше киләчәк. Ярышлар өчен шәһәрнең 17 спорт объекты җәлеп ителәчәк.
Уеннарда 389 комплект медаль уйнату планлаштырыла. Алар өчен 3,6 меңнән артык чит ил спортчысы һәм ил җыелма командасы составында 1,1 меңгә якын россияле көч сынашачак.