В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров KZN.RU порталына корбан чалуның төп мәгънәсе, ни өчен йола вакытында хайванны куркытырга һәм аның итен сатарга ярамаганлыгы турында сөйләде
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Диана Жиленкова). Иртәгә мөселманнар үзләренең иң төп бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәмен яки гарәпчә Ид әл-Адхны (бу «корбан китерү бәйрәме» дигәнне аңлата) бәйрәм итә башлаячак. Корбан китерүнең төп мәгънәсе нәрсәдә, ни өчен барыннан да ешрак сарык чалалар, һәм ни өчен түшкәнең бер өлешен мохтаҗларга бирергә кирәк – KZN.RU порталы материалында.
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел бәйрәм 28 нче июньгә туры килә. Гарәп теленнән «Корбан»ны «якынлашу» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Һәм мондый көнне кеше мәрхәмәтлелек, игелекле гамәлләр һәм корбан китерү ярдәмендә Аллаһка якынлаша ала, дип сөйли ТР мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.
Корбанлык хайванны суюның төп мәгънәсе кан кою түгел, ә кешенең Аллаһка буйсынуын белдерү. Коръәндә китерелгән сүзләр буенча, бервакыт Ибраһим пәйгамбәр төшендә яраткан улы Исмәгыйльне корбан итеп китерүен күргән. Пәйгамбәрләрнең һәм рәсүлләрнең төшләре Раббыбызның әмерен белдерә. Ибраһим, буйсынып, Аллаһның ихтыярын үтәргә ризалык бирә һәм, корбан китерер өчен, улы белән бергә Мина үзәненә китә.
«Шушы урынга җиткәч, Ибраһим (сәламнәребез булсын) улына мөрәҗәгать итә: «И, улым. Төшемдә күрдем мин сине корбан итәм дип. Исмәгыйль бу сүзләрне ишеткәч: «И, атам! Син мине сабырларның берсе итеп табарсың. Үзеңә кушылганны эшлә», - ди Равил хәзрәт Зөфәров.
Чынлыкта исә бу Аллаһтан бик зур сынау була. Яраткан кешесенең тугрылыгына инанып, Аллаһы Тәгалә аның улының гомерен саклап кала һәм Ибраһимга корбан итеп оҗмахтан бәрән бүләк итә.
«Беренче кан тамганда гөнаһларыгыз кичерелә. Ләкин корбан китерүнең мәгънәсе хайваннарның канын коюда түгел, юк, дип ассызыклый мөфти урынбасары. - Беренче чиратта, бу кешенең Аллаһка буйсынуы. Коръәндә әйтелгәнчә, тән дә, кан да Аллаһка барып җитми. Әмма тәкъвалыгыгыз аңа ирешә. Бу шулай ук кеше гомеренең бәяләп бетергесез булуын искә төшерә».
Корбан бәйрәменә әзерлек 10 көн алдан башлана. Бу изге көннәрдә мөселманнар ураза тота ала, аеруча Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә – Гарәфә көнендә (ягъни 27 нче июньдә) ураза тоту яхшы гамәл. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерер.
27 нче июньдә шулай ук Тәкъбир әт-тәшрикъ көннәре башлана, алар 1 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда һәрбер фарыздан соң (барлыгы 23 тапкыр) дин тотучылар тәкъбир-тәшрикъ әйтә. Ир-атлар моны кычкырып эшлиләр, хатын-кызлар – эчтән генә.
Корбанлык хайванны эзләүгә аерым игътибар бирелә. Бер кеше өчен корбанга сарык (бер яшьтән кечерәк булмаган), җиде кеше өчен сыер яки дөя (тиешле рәвештә ике һәм биш яшьтән кечерәк булмаган) китерелә. Хайван сәламәт булырга тиеш, аны карау һәм яхшы тукландыру мөһим. Сукыр, аксак, арыган, колагы яки койрыгы киселгән маллар рөхсәт ителми.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар Шурасы һәм Голәмәләр Шурасының бертавыштан кабул ителгән карары буенча, быел корбан чалу өчен нисабның күләме 36 мең сум күләмендә билгеләнгән. Бу мөселманның, бурычларыннан һәм мәҗбүри чыгымнарыннан соң шундый сумма акчасы булса, корбан чалырга тиешлеген аңлата.
Корбан бәйрәмендә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы узачак. Казанда Коръән уку 2:30 да, бәйрәм вәгазе 3:00 дә башлана. 3:30 да дин тотучылар гает намазын укыйлар, аның азагында гарәп телендә вәгазь яңгыраячак, шулай ук Коръән уку һәм дога кылу.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йолалары башлана – ТР башкаласында 17 махсус мәйданчык әзерләнгән. «Апанай», «Тынычлык», «Гадел», «Әл-Мәрҗани», «Ризван», «Билал» һәм башка мәчетләр каршында сую цехлары оештыралар. Шул ук вакытта корбанга чалыначак хайванга мәрхәмәт белән карарга һәм аның газапларын мөмкин кадәр киметергә тырышырга кирәк, дип билгеләп үтә Равил хәзрәт Зөфәров.
Мәсәлән, хайван суя торган урынга үзе килергә тиеш, көч белән сөйрәп алып барырга һәм аңлы рәвештә куркытырга ярамый. Үткен пычак кулланырга кирәк, аны хайван күз алдында үткенләргә һәм, бигрәк тә, башка хайваннар күз алдында суярга ярамый.
«Без моны хайваннарны җәзалау өчен эшләмибез. Газаплар булырга тиеш түгел. Бу, мәсәлән, ток белән үтерүгә караганда күпкә гуманлырак. Ул чагында хайванның хәтта сулышы да чыгып бетми, ә аннан шундук тиресен туный башлыйлар. Без бит башта көтәбез һәм аннары гына эшкәртәбез», - дип игътибар итә мөфти урынбасары.
Түшкә кагыйдәләр буенча өч өлешкә бүленә. Хуҗа бер өлешен үзенә һәм гаиләсенә калдыра. Икенчесен – туганнарына һәм күршеләренә, өченчесен мохтаҗларга бирергә була. Бу аз керемле гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә булучылар да булырга мөмкин. Мондый өлешләрне йола урынында калдырырга мөмкин, гадәттә монда инде тиешле исемлекләр төзелә: итне җыялар һәм мохтаҗларга тараталар.
«Бу кешелеклелек һәм ярдәм кулы сузу мөмкинлеге. Хайванны сую гына түгел, ә мохтаҗларга ит белән ярдәм итү дә, – ди Равил хәзрәт Зөфәров. - Тагын бер нюанс бар. Корбан чалырга ниятләгән кеше ач килеш өйдән чыгып китә һәм бәрәнне суеп-эшкәртеп, шулпа пешергәч кенә аннан авыз итә ала. Ул чагында ул тәмен дә, хуш исен дә бөтенләй башкача тоячак».
Хайванны суйганнан соң калган калдыклар махсус хезмәтләр тарафыннан утильләштерелә. Алар булмаган очракта, җиргә күмеп куярга мөмкин, ләкин берничек тә урамда калдырмаска, аларны, мәсәлән, этләр таратып бетерергә мөмкиннәр. Тиресен үзеңә калдырырга яки икенче берәүгә бүләк итәргә рөхсәт ителә. Корбан итен сату яки түләү сыйфатында кулланырга ярамый.
Корбан бәйрәме алдыннан мөселманнарга госел коенырга һәм бу көнне чиста һәм бәйрәмчә киемнәр кияргә кирәк. Гаиләләрдә иң тәмле ризыклар әзерләнә, кунаклар кабул итәләр һәм бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Бу бәйрәмдә зиратка барып, үлгәннәр өчен дога кылу да гадәткә кергән.
«Аллаһ Тәгалә бөтен догаларыбызны кабул итә торган бәйрәм бу. Шуңа күрә барыбызга да бәхет телим. Йортларда иминлек булсын, барлык авырулар да савыксын, һәм, иң мөһиме, һәрвакыт йөрәкләрдә иман булсын», – дип котлый Равил хәзрәт Зөфәров.
Фото: Денис Гордийко