Ел ахырына кадәр Казанда шундый ике яңа киңлек ачу планлаштырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Казанның барлык районнарында менталь үсешләре бозылган балалар өчен уку-күнекмә фатирлары барлыкка киләчәк. Минск һәм Ипподром урамнары буенча ике киңлек ел ахырына кадәр ачылачак. «Бу без һәр районда керткән абсолют яңалык», – дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Уку-күнекмә фатирларында сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар гади күнекмәләрне үзләштерә: җыештыру, кер юу, тегү, пешерү. Мондый күнекмәләр аларга киләчәктә көнкүрештә мөстәкыйльрәк булырга мөмкинлек бирәчәк.
«Мондый гаиләләргә булышу мөһим, аеруча бала үсә башлаганда яки беренче адымнарын ясаганда. Без район администрацияләре башлыклары белән инклюзия белән шөгыльләнүче педагогларыбызны укытуга белгечләр җәлеп итү буенча эшне дәвам иттек. Бу юнәлештә җитди рәвештә Израиль алга китте, анда да белгечләребезне онлайн һәм офлайн укырга җибәрергә кирәк. Тагын бер кат ассызыклыйм, эшне системалы рәвештә дәвам итү зарур», – диде Мэр.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, декабрьдә Ипподром урамындагы 18 нче йортта фатир ачу планлаштырыла. Хәзер бинада ремонт бара. Шулай ук якын арада шундый ук киңлек Минск урамында ачылачак.
«Мәскәү районының Восстание урамындагы 59 нчы йортта фатир ачу планлаштырыла – хәзер бинаны «Игелекле Казан»га түләүсез файдалануга тапшыру процессы бара. Киров районында менталь бозылулары булган балалар өчен ял итү үзәге Ильич урамындагы 21 нче йортта проектлана. Шулай ук Яңа Савин районында бина билгеләнгән. Фатир Голубятников урамындагы 24 нче йортта урнашачак», - дип сөйләде спикер.
Гүзәл Сәгыйтова беренче уку-күнекмә фатирының узган елның җәендә ачылуын искәртте. Бу вакыт эчендә 50 дән артык бала укыган, бер смена берничә атна дәвам итә.
«Игелекле Казан» тарихында мөһим вакыйга булып коворкинг ачылуы тора, анда быел 800 гә якын чара узды. Бүгенге көндә коворкингта менталь бозылулары булган 18 яшьтән өлкәнрәк биш бала социализация уза. Алар бариста булып эшлиләр, чәчәк түтәлләрен карыйлар, документлар белән ярдәм итәләр, фотога төшерергә өйрәнәләр. Коворкингта шулай ук шахмат дәресләре уза, ә дәресләрне менталь бозылулары булган волонтер үткәрергә ярдәм итә.
Яңа проектлар арасында ишарәләр телендә клиплар булдыру да бар, аларның беренчесе тәүлек эчендә 5 меңнән артык карау җыйган. Икенче инициатива балалар йортларыннан чыккан үсеш үзенчәлекләре булган балалар турында фильмнар төшерүгә багышланган. Аларның премьерасы инвалидлар декадасында була. Ике проект та Росмолодежь гранты хисабына гамәлгә ашырыла.
Фото: Денис Гордийко